Хәзер башка кешенең бурычлары, мәсәлән алимент буенча җыелган әҗәте турында интернет аша үзенә әйтмичә генә дә белешергә мөмкин, дип ишеттем. Бу дөресме? Моның өчен нишләргә?
Рәсим ШӘРӘФИЕВ.
Казан
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммунакацияләр министрлыгы:
– Мондый мөмкинлек Дәүләт хезмәтләре порталында бар. Биредә үзеңнең генә түгел, башка кешенең яки оешманың бурычлары турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шул исәптән, кредит, алимент, түләнмәгән салымнар, штрафлар һәм суд приставлары тарафыннан башкарма производство кузгату һәм аны туктату сәбәпләре турында да. Физик затның бурычлары турында белешү өчен, аның исем-фамилиясен, туган елын һәм башкарма прозиводство кузгатылган төбәк турындагы мәгълүматны кертергә кирәк. Оешманы тикшереп карарга аның атамасы, адресы һәм кайсы төбәктә урнашуы турындагы мәгълүмат та җитә. Суд приставлары федераль хезмәте искәрткәнчә, аларда мондый хезмәт 2012 елдан бирле гамәлдә. Былтыр аннан илдә яшәүче 138 миллион кеше файдаланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез