“Аңлашыла, Универсиада авылындагы тулай тораклар әле чагыштырмача яңа. Калганнары – совет чорында төзелгән”, – диде ул. Ректор сүзләренә караганда, соңгы дүрт елда җиде тулай торак төзекләндерелгән.
“Бу дивар буяу гына түгел, ә биналарны тулысынча яңарту. Бүлмәләргә яңа көнкүреш җиһазлары, урын-җир кирәк яраклары куябыз. Хәзер тулай торакларда кер юу һәм кер киптерү машиналарына кадәр бар да бар. Ягъни, без өч йолдызлы кунакханәләр дәрәҗәсенә күчтек”, – диде ул.
Министр әйтүенчә, быел Казанның Кызыл Позиция урамындагы тулай торак төзекләндереләчәк. Программаны тулысынча алдагы ике-өч елда төгәлләргә ниятлиләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез