КФУда лингвистик саммит үтәчәк

КФУда V лингвистик саммит 29 октябрьдә башланып, өч көн дәвам итәчәк. Быел аны нигездә онлайн форматта уздырмакчылар. Катнашучыларга махсус сертификат биреләчәк. Әлеге чарада нәрсәләр көтелә? Белгечләр матбугат очрашуында саммитның нечкәлекләре белән таныштырды.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов белдергәнчә, дүрт ел эчендә чарада барлыгы 15000 кеше катнашкан. Быел әлегә 1500ләп укытучыдан, 600дән артык галимнән гариза кергән.

– Традицион рәвештә саммит ике өлештән тора. Беренчесе –лингвистик-методик фестиваль. Анда рус, татар, чит тел укытучылары белән эшлибез. Һәр тел юнәлеше буенча аерым көн билгеләнде. Икенче өлешендә заманча лингвистикага багышланган конференция узачак. Кызыклы яңалыклар, чыгышлар көтелә. Татарстаннан гына түгел, чит илләрдән танылган галимнәр катнаша. Әйтик, психо-нейролингвистика буенча белгеч Татьяна Черниговская килә. Күпләр аның тикшеренүләре белән кызыксына. Аны 29 октябрьдә фәнни конференциядә көтәбез, – диде Рәдиф Җамалетдинов.

Рәдиф Җамалетдинов быелгы кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә тукталып, аның уңышлы үтүенә басым ясады. Быел 1 нче курска 1500гә якын студент кабул иткәннәр. “Барлык юнәлешләргә әзер яшьләр килде. БДИда 100 балл туплаган 53 кешене кабул иттек. Алар Татарстаннан гына түгел, илнең төрле төбәкләреннән”, – диде ул.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры проректоры Искәндәр Ярмәкәев фәнни конференциянең ничек узачагы турында сөйләде. “Гаризаларны 20 октябрьгә кадәр кабул итәбез. Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Австрия, Испания, Кытай, Һиндстан һәм башка илләрдән галимнәр чыгыш ясаячак. Һәр көн саен пленар утырыш булачак. Лингвистика буенча фәнни журналларның мөхәррирләре белән дә очрашулар көтелә”, – диде Искәндәр Ярмәкев.

Югары рус филологиясе һәм мәдәнияте мәктәбе деканы Резеда Мөхәммәтшина  рус теле укытучылары фестивалендә ниләр көтелүе белән таныштырды.
– Укытучылар нәрсә ишетергә тели – шуңа багышлыйбыз. Мәскәү, Санкт-Петербургтан да белгечләр катнаша. Рус теленнән БДИга әзерләү, олимпиада, сәләтле балалар белән эшләү, дәрестә гаилә кыйммәтләре һәм башкалар турында сөйләшәчәкбез. Фестиваль онлайн узачак. Ул иртәнге сәгать 10нан 3кә кадәр үтә. Анда керә алмаганнар видеоязмалардан карый алачак. Мастер-класслар да көтелә. Укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табачак. Без ишарәләр белән сөйләшүче рус теле белгечләре дә әзерлибез, – диде Резеда Мөхәммәтшина.

Ә татар теле укытучыларын фестивальдә ни көтә? Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, барлыгы 350 кеше (шуның 40ы – илнең башка төбәкләреннән) катнашачак. Әстерхан, Башкортстан, Пермьнән теләк белдерүчеләр күп. Татар телен һәм әдәбиятын укыту, заманча технологияләр, яңа дәресләр, башка төбәкләрдә татар теле торышы турында фикер алышачакбыз. Удмуртия, Төмәндәге татар теле укытучылары да үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Икенче өлешендә Чаллы, Казан, Кукмара мөгаллимнәре чыгыш ясаячак, – диде Рамил Мирзаһитов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре