Кибете, клубы, мәктәбе, фермасы булмаса да, тырыш һәм бердәм халкы бар. Әлеге авылда кишер, бәрәңгене иң беренчеләрдән булып утырталар да менә дигән итеп уңыш җыеп алалар. Кешесе аз, яшьләре гел булмаса да, клуб төзерләр, дигән өметләре бар. Бу язмабыз Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылы турында.
Терлекчелек
Авылда 68 хуҗалык. Рәсми документларда 114 дип күрсәтелсә дә, чынлыкта 90 га якын кеше яши. Матур, җыйнак кына мәчетләреннән кала башка бер генә социаль объектлары да юк. 1980–1990 нчы елларда бик матур, үзләренә генә хас затлылык белән салынган йортларның да шактыен кеше биеклеге чүп үлән баскан.
– Аның каравы бу авылның халкы бик бердәм. Алар ялны да, эшне дә бергәләп башкаралар. Үзләре күптәннән авылдан чыгып китсәләр дә, әле һаман да ярдәм итеп торучы авылдашлары бар, – диде Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Әбдрахманова.
Авыл мулласын да мактап телгә алдылар, зиратны карау, юлларны төзекләндерү, башка вак-төяк мәшәкатьләрне дә күмәкләшеп эшләүләрен сөйләделәр.
– Хаҗия бер апабыз, юл төзекләндергәндә кушып җибәрерсез дип, 30 мең сум акча күчерде. Җитмәгән очракта, тагын җибәрергә вәгъдә бирде. Шушы көннәрдә генә юлга түшәргә дип, сигез машина ташка заказ бирдек. Ярдәмнең күпчелеге авылдан читтә яшәүче авылдашлардан килде, – диде Рафаэль Гыймадов. Сүз уңаеннан, авылда Гыймадов фамилияле ундүрт гаилә бар.
Хәле булганнар терлек тотарга да тырыша. Берничә гаилә сыерларны күпләп асрый. Гомумән алганда, авылда 90 лап эре мөгезле терлек бар, шуларның кырыгы – сыер. Күпләп мал тотучыларның берсе – Әлфия һәм Рафаэль Гыймадовлар. Аларның сигез сыеры, 40 лап сарыгы бар.
– Бу йортта малның бетеп торган чагы булмады. Безгә кадәр әти-әни шулай яшәгән, хәзер үзебез тырышабыз, – диде Рафаэль. – «Авангард» хуҗалыгында да эш тәкъдим итеп карадылар, тик бөтен эш урынында 3 мең сум оклад иде. Аларында да эшләп карадык. Шуннан соң Башкортстанга кадәр барып, комбайн йөртергә укып кайттык. Ике ел шунда эшләдек. Өч комбайнчы 800 гектар чөгендер алганга 12 500 әр сум хезмәт хакы түләделәр. Шуннан соң үзеңә эшләүдән дә яхшырагы булмас, дип, хуҗалыгыбызны зурайттык. Көтү чыга. Әле ярый ирле-хатынлы көтүчеләребез бар. Ун еллап көтәләр инде. Бер сыер башына 1600 сум акча түлибез, ике тапкыр чиратлап ашатабыз. Бер дә зарланмыйбыз, эшли генә күрсеннәр.
Аның фикерләрен хатыны Әлфия дә куәтләде.
– Мине дә 40 мең сум белән кызыктырып, сыер саварга чакырганнар иде. «Өйдә 100 мең сум эшлим бит», – дип баш тарттым. Хуҗалыкта эшләүгә караганда үзең мал тоту файдалырак. Элек авылның фермасы, гаражлары бар иде. Мәктәбе, бала-чагасы, кыскасы, гөр килеп тора идек. Хәзер 9 класска 3 бала калды. Берара авылның урамнары белән бушап бетте. Икешәр балаларын ияртеп, бер-бер артлы сигез гаилә чыгып китте. Үзебезнең балаларның да авылда калуларын теләмәдек. Ни файда күрә алар монда? Үзләренә – юньле эш, балаларына бакча, мәктәп тә юк бит, – ди хуҗабикә.
Сыерларыннан гына түгел, сарыкларыннан да керем кертәләр Гыймадовлар.
– Сарыкларны корбанлыкка алып бетереп баралар. Зур гәүдәле, нәселле сарыклар бездә. Быел иң зур тәкәнең авырлыгы 87 килограмм булды. Чыккан ите – шуның яртысы. Ике ел элек 125 килограммлы сарыгыбызны алучы булмады. Өч кеше машинага чак күтәреп менгереп, ит комбинатына тапшырдык. Үзебезгә дип чалганның 63 кг ите чыкты. Аның мае да 10 кг чыга, – ди гаилә башлыгы.
Табышы шөкер итәрлек булса да, мәшәкате, тынгысызлыгы да күп шул мал тотуның.
– Ял итәргә барганыбыз юк, барырга кызыкмыйбыз да. Казанга балалар дәшсә дә, көчкә барып кайтабыз, – ди Әлфия.
– Диңгез мәҗбүри түгел, Хаҗ кылу – күпкә мөһимрәк һәм кирәклерәк гамәл. Җае чыкса, шунда барасы иде әле, дип хыялланам, – дип эләктереп алды аның сүзен Рафаэль. – Әлегә маллар арасыннан китеп булмый шул. Кеше ашарга соңласа, берни дә булмый. Терлек соңга калса, тәртип бозыла. Мин җирдә эшлим. 45 гектар җир пайлары бар. Мин анда иген игәм, печән үстерәм, саламын җыям. Хәзер субсидия алыр өчен шуны кемнәндер сатып алган итеп документ эшләтергә тиеш булып чыгам. Үзем җирдә эшләгәч, нигә аны мин эзләргә тиеш? Болай да без тырышып, үз көнебезне үзебез күреп яшибез. Мини-ферма төзергә 400 мең сум субсидиядән кала башка нәрсә күргәнебез юк безнең. Аның каравы яңа законнар, чыгымнарны уйлап табып кына торалар.
Бакчачылык
Кайчандыр авылда балта осталары, бик булдыклы бакчачылар да яшәгән. Беренчеләре бүген калмаса да, бакчачылар бар әле. Шуңа күрә Гөлсинә һәм Илдус Кадыйровларга да сугыласы иттек.
– Безнең бакчада җир тиз өлгерә, туфрак та уңдырышлы. Кишерне – 2, бәрәңгене 19 апрельдә утырткан идек. Икесен дә авыз итеп карадык инде. Кишер дә, бәрәңге дә шактый матур булып үсеп җитте. Тик барыбер кешедән иртәрәк алганыбыз юк. Бәрәңгене август ахырында җыеп алсак, кишер октябрьгә кала. Яшелчәләрне иртә казып алудан мәгънә юк, барыбер саклыйсы бит аны. Сатканым юк, балаларга һәм үзебезгә дип үстерәбез, – диде Гөлсинә апа.
Минифә Зәйнетдинованың да бакча җиләге котырып уңган быел. Үзләреннән артканын сатарга да өлгергән.
– Әллә кая алып барып йөрмәдем. Барысын да авылдашлар алып бетерде. Бу кадәрле уңышны кая куеп бетерәсең? 100 килограмм чамасы җиләк саттым. Бәясен дә артыгын куймадым. Килограммын 250 сумнан җибәрдем. Булганы җитә миңа, артыгы кирәкми, – диде Минифә апа.
Кибетсез, клубсыз
Авылның яшьләре булмаса да, яңа клубны бик зарыгып көтәләр монда. Дөрес, бинасы да, клубта эшләргә кешесе дә бар үзе. Тик бина авария хәлендә булганга, керергә рөхсәт кенә юк.
– Әбиләр булсак та, безгә клуб кирәк. Дөрес, дискотека өчен түгел. Матур итеп бәйрәмнәргә чыгып катнашыр идек, авыл халкының бер җыелышыр, сөйләшер урыны булыр иде, дибез, – ди Әлфия Гыймадова. Монысы без танышкан Әлфия Гыймадованың икенчесе булды.
Өлкәннәр бәйрәм көтсә, яшьрәкләр өчен клуб җыелыр өчен кирәк.
– Авылда җыелышлар, җыеннар булмый тормый инде. Районнан да вәкилләр килә. Андый чакта гадәттә мәчет тирәсенә җыйналабыз. Өлкән яшьтәге апалар да таякларына таянып, шунда басып тора. Ярый да көне бүгенге шикелле матур, кояшлы булса. Һава торышының суык, яңгырлы, карлы чаклары да бар бит әле аның. Клубы ук булмаса да, халык җыела торган шундый бер урын көйләп куйсалар, яхшы булыр иде, – диде Рафаэль Гыймадов та. – Районнан кунаклар килгәч, шушы мәсьәләне кузгаткан идем. «Проекты бар», – диделәр. «Апалар проектта ышыкланып тора алмый бит», – дидем. Шуның белән шул булды. Үзебездән башка кемгә кирәк без?
Халыкны кызыксындырган сорауны Динә Әбдрахмановага да бирдек.
– Бу турыда районда беләләр. Авыл клубын төзүне республика программасына кертергә тиешләр иде. 50 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк булырга тиеш ул. Тик үзебез дә ел саен: «Бәлки быел булыр», – дия-дия көтәбез. Бездән генә тормый бит. Илдәге хәлләрне үзегез дә беләсез. Соңгы тапкыр районда яңа клуб 5 ел элек Чәчкапта ачылды. Шуннан соң беркайда да булмады, төзекләндереп кенә торалар. Безнең клуб ябылмаган, бинасы гына авария хәлендә. Клуб мөдире дә бар, пенсия килгән көнне өлкәннәргә акчаны да шунда тараталар. Бәйрәмнәр дә уза, тик урамда. Яки күрше Яңа Чәчкап авылына баралар. Балалар бакчасына килгәндә, Кыр Тәүгелдесе генә түгел, җирлектәге башка авыллар да юк. Мәктәптә дә кимиләр. Әйтик, 9 нчы классны 9 бала тәмамлый, укырга 2 бала керә. Киләсе уку елында 27 тирәсе укучы укыячак, – диде.
Клубка өметләре булса да, кибет юклыкка күнеккәннәр шикелле инде. Атнага бер тапкыр Райпо кибете килеп китә, кирәк әйберләрне Чуашстан якларыннан да алып килеп саталар. Шәһәр белән авыл арасына да тузан төшермиләр.
– Мин гомер буе кибеттә эшләдем. Эштән туктаганга да 10 елдан артык вакыт узды. Миннән соң бер кибетче эшләп алды да, хуҗасы «табышы юк» дип ябарга мәҗбүр булды. Кибетсез тормышка ияләштек тә кебек, тик кыенлыклары да бар инде. Тиз генә берәр әйбер кирәк булса, я күршеңә чабасы, я сабыр итәсе, – ди Әлфия Гыймадова.
Сорау-гозерләре күп булса да, барыбер авылларын яратып, тормышларын җигелеп тартып, шуннан ямь табып, әле дә өметләнеп яши Тәүгелде халкы. Әнә шул өметләре сүнмәсен инде!
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез