Россиядә искергән азык-төлек сатучыларны, юл кагыйдәләрен бозган йөртүчеләргә штраф җибәргән кебек, автомат рәвештә җаваплылыкка тартырга тәкъдим итәләр. Роспотребнадзор әнә шундый закон проекты әзерләгән. Ә сез кибеттә искергән ризык туры килсә, нишлисез?
Зөлфия Шакирова, Татарстанның халык артисты:
– Искергән товар күп эләкте инде миңа. Берсендә Уфада бергә укыган дус кызым шалтырата. Казанга килгән икән. Әйдә, төшке ашка миңа кил, дидем. Ә үзем тиз генә кибеткә чыгып йөгердем. Тиз-тиз әйбер җыйдым. Өйгә кайтып өстәл әзерли башласам, алган кызыл балыгым сасыган булып чыкты. Ә берсендә оныгым белән тагын шул кибеткә кердек. Бала, уылдык ашыйсы килә, ди. Алдык. Өйгә кайтып ачып җибәрсәк, ул да бозылган иде. Кулымда касса чегы булмагач, кире бармадым. Ашыгабыз шул, каядыр чабабыз. Аннары авыллыгыбыз да бар. Үзебез алдый белмибез, кешегә дә бер сүздән ышанабыз. Кабат кибеткә кергәч, сатучы кызларга әйттем әйтүен. Ник алып килмәдегез, дигән булдылар. Хәзер инде акыл керде, чекны да сорап алам.
Гөлүсә Шаһбан, шагыйрә:
– Күрмичә алып кайтам икән, иренмим, бозылган әйберне кире илтәм. Ничек итсәм итәм, чегым бармы, кискәнме, ашый башлаганмы – барыбер үземнекенә ирешеп, акчасын алып, кире тапшырып кайтам. Кирәк чакта тавышымны да күтәрәм. Искергән товар сатып җибәрүләре – мине бик кимсетә торган әйбер. Безнең әти шундый. 85 яшендә дә кибеттәге сату вакыт чыккан товарларны тапса, алып куегыз дип, сатучыга әйтә. Мин дә аңа охшаганмын инде. Әле менә кибеттән туңдырма алдым. Арзаннарының бәясен язып куйганнар, кыйммәтлесенекен – юк. Тоттым да алдым инде. 252 сум тора икән. Сатучысына, иртәгә кереп карыйм, бөтенесенең дә бәяләре торсын, дип әйтеп чыктым. Ярар, дип калдылар.
Ләйлә Шәйдуллина, өстәмә белем бирү педагогы (Чаллы):
– Миңа иске товар эләккәне юк. Кибетләрдә бик озак йөрим. Моны ирем дә белә. Алдан ук әйтеп куйдым. Ашыгып, кирәкмәс товар аласым килми. Барысын да уйлап, эшләнү вакытын, составын тикшереп кенә алам. Башкаларга да шуны киңәш итәм. Кибеткә барганчы алдан ни аласын язып, үзеңә кирәген генә алыгыз. Ашыгу кесәгә суга ул.
Ралия Кәримуллина, дизайнер (Казан):
– Мине алдый алмыйлар. Бөтенесен дә карап кына алам. Кибеттә куллану вакыты чыккан товарларны табып, залда эшләүче сатучыларга да илтеп тапшырам. Ә менә әниләрем алдана. Үз әнием кирәк-яракны күбрәк районнан барып ала. Касса чегын җыеп барырга өйрәнде инде. Эш буенча районга атнага бер генә баргач, искергән товар туры килсә, ул аны икенче барганчы саклап тота. Аннары тапшыра. Кибетчеләр дә берни әйтми икән. Чөнки авылдан килеп йөргәнен беләләр. Ә менә авыл кибетенә сирәк менсә дә, сыйфатсыз, искергән товарга гел юлыгып тора. Аларны кире илтми. Авыл кешесе белән араны бозасым килми, ди. Иремнең әнисенә дә иске товар сатканнар әле. Ул аны кире илтмәде инде. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр иске товарны кире илтә, акчасын да кайтара. Ә менә авыл кешесе чыгарып кына ташлый.
Алмаз Сафин, «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы:
– Иске товар гел эләгеп тора. Әгәр бөтенләй бозык, ашарга, кулланырга ярамый торган товар икән, кире илтәм. Соңгы вакытта кибеттә куллану вакыты чыккан товарлар бик күп. Аны сатучылар җыеп алырга өлгерми, әллә махсус сатылсын дип куялармы – билгесез. Базарда да алдыйлар. Аннан да иске товар алганым булды. Базарда тагын шул ягы бар: алар әле үлчәү белән дә алдалап кайтара. Мин андый кешедән бүтән алмыйм. Бер тапкыр хаталансаң, кабат инде акыллырак буласың.
Сәрия Мифтахова, «ВТ» журналисты:
– Мин иренмим, начар товар эләгә икән, кире илтәм. Үзем бөтен әйберне карап, укып алам. Сатучылар күбрәк иремне алдап кайтара. Әмма ул беркайчан да кире бармый. Әле ярый чек алырга өйрәнде, аның товары белән үзем барам. Беркайчан да тавышка кергән юк. Сатучылар өчен товарны кире китерү гадәти әйбергә әйләнгән кебек: алар берсүзсез алыштырып бирә йә акчасын кайтара. Үземә токмачның бәясе бер төрле язылып куелып, чекта икенче сумма сукканнары бар. Анысын да әйтмичә калдырмадым: өлкән сатучылары гафу үтенеп тагын шундый бер токмач бирде. Базардан ни генә алсам да, начар булса, кире китерәм, дип алдан әйтеп куям. Әле бу атнада гына карбызны алыштырып кайтырга туры килде.
Раушания Ситдыйкова, сыер савучы (Кукмара районының Вахит авылы):
– Безнең авыл кибетендә бар да тәртиптә. Сатучы кызлар бик әйбәт. Беркайчан да алдап чыгармыйлар. Намус белән эшлиләр. Күзем дә күрми, аның бит әле саклану вакытын да бик вак хәрефләр белән язалар. Искерә башлаган товар булса, кибетчеләр алдан ук кисәтәләр. Начар әйбер эләккән очракта да, гомергә дә кире илтеп йөрмәс идем. Холкым андый түгел. Ул әйберне ташлыйбыз гына инде.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез