Киемгә карап каршылаячаклар: мәктәп формасына бердәм дәүләт стандартлары кертелде

Билгеле булганча, Татарстанда бердәм форма инде күптән гамәлдә. Дөрес, Буадагы укучылар Баулыдагы кебек киенмәскә дә мөмкин. Һәр мәктәп моны үзе хәл итә. Аны уку йорты яки сыйныфлап сайлыйлар. Ә менә ил күләмендә дәүләт стандартлары әле беренче мәртәбә генә кабул ителә. Ул 1 июльдән гамәлгә керде.

Төп шарты – өс-баш уңайлы һәм матур булырга тиеш. Форманы эшлекле стильдә булдыру тәкъдим ителә. Укучыларга утырганда да, йөргәндә дә уңайлы булсын. Дәүләт (патриотик) символикасы, эмблема, декоратив элементлар да өстәргә мөмкин.

Танылган кием дизайнеры Виктория Андреянова – бердәм киемнәр буенча белгеч. Ул күп оешмаларның хезмәткәрләрен киендергән. «Бердәм форма балалар арасында социаль тигезлек булдыра. Матди хәле төрле булганнар барысы да үзләрен бертөрле хис итәчәк. Алар киемгә түгел, белемгә карап бәяләгәнен аңлаячак. Балачакта бу бик мөһим, – ди Виктория Андреянова. – Нинди генә форма эшләсәм дә, һәрвакыт заманча итәргә тырышам. Беренче чиратта, пөхтә, төймәләре тегелгән булырга тиеш. Ак яка матур, әмма без укыганда аны атна саен юып, тегеп интегеп бетә идек. Заманча формада аны ак күлмәк яки водолазкага алыштырыр идем. Эшлекле киемне кияргә җиңел һәм ул яшьләрне гардеробларын стильләштерергә өйрәтәчәк. Мәктәпләр стилистларга мөрәҗәгать итсә, яхшырак булыр иде. Алар ничек киенәсен күрсәтәчәк. Кайбер әниләр үзләрен яхшы дизайнер дип саный. Әмма чынбарлыкта әлеге өлкәдәге белгечләрдән артыгын белмиләр».

Балтач районының Норма мәктәбендә бердәм мәктәп формасы 2019 елда ук кертелгән. Башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Галимҗанова әйтүенчә, балаларның барысы да мәктәпкә бертөрле киемнән йөри. Таләп шундый. Жилет, сарафанга мәктәпнең эмблемасы белән шеврон тегелә.

– Кайчак галстук онытылып калырга мөмкин. Әмма формасыз килмиләр. Салкын вакытта куе зәңгәр классик кофта кияргә рөхсәт ителә. Форма белән беррәттән кызлардан чәчләрен үреп йөрү дә таләп ителә. Анысы да тәртипкә өйрәтә дип саныйм, – ди ул.

Журналист Чулпан Галимова да мәктәп формасына карата үз фикерен белдерде. Моннан сигез ел элек Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган ул.

– Мәктәп формасын бер дә яратмадым. Август ахырында тегүчеләр үлчәм алырга килә иде. Форманың исе, төсе, тукымасының катылыгы әле дә хәтеремдә. БДИ тапшырганда аның җайсызлыгыннан хәтта тәнем кычытты. Югары сыйныфта ретро-формадан йөрергә мәҗбүр иттеләр. Муеннарны, беләзекләрне кыра, тукымасы һава үткәрми... Ничек киеп йөргәнбездер? Бер дә рәхәт түгел иде, – ди Чулпан.

Аның фикеренчә, мәктәптә уңышлы укуның биш проценты гына форманың уңайлы булуыннан тора. Сине берни дә борчымаса, яхшырак укыйсың килә. «Балалар теләсә ничек киенсен димим. Кыска итәктән йөрү яклы да түгелмен. Әмма укучыларны эшлекле стильдә киенергә өйрәтергә кирәк. Бу тормышта кирәк булачак», – ди ул.

Россия Мәгърифәт министрлыгы ил мәктәпләре өчен киемне үзәкләштереп тегү планлаштырылмый дип белдергән иде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллиннан формага таләпләр турында сораштык.

– Мәктәп формасына стандарт кертү бик дөрес. Татарстан мәктәпләрендә бу инде күптән гамәлдә. Форма булырга тиеш. Моны һәр мәктәп үзе хәл итә. Һәр сыйныф үзе теләгән өс-башны сайлый ала. Шунысы шарт: укучылар формадан йөрергә тиеш. Башка яңалык күрмим, – диде Илсур Һадиуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре