Киләсе айда "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башланачак

“Татарстан Республикасына шәһәрләрне үстерү институты” фондының Стратегик проектларны идарә итү департаменты җитәкчесе Арина Петрова шул хакта белдергән.

Быел “Безнең ишегалды” программасына 678 ишегалды кертелгән. Төзелеш эшләре алдыннан милекчеләрнең гомуми җыелышларында (14 мартка кадәр) беркетмәләрне килештерергә кирәк булачак.

Бүгенгә ишегалларының 55 проценты буенча гына беркетмәләр кабул ителгән әле. 115 документ җыелмасы – килештерүдә, 190ы буенча әле һаман районнарда эш алып барыла.

Апрель аенда, быелгы программада катнашачак районнарга чыгып, төзелеш эшләренең башлануы тикшереләчәк. Ә инде май аенда алдагы елларда программаны төгәлләгән районнарга сәфәрләр оештырылачак.
Шул ук вакытта быел республикада 42 муниципалитетта 911 күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, 234 йортта 711 лифт алыштырылачак, 688 йорт яңартылачак.

Ул шулай ук 2025 елда мәгариф өлкәсендә 213 объектны төзекләндерүнең күздә тотылуын искәрткән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә – 226 бина, мәдәният – 27, яшьләр сәясәте өлкәсендә – 34 бинаны төзекләндерү каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре