Россия, АКШ һәм Украинаның югары дәрәҗәдәге чиновниклары киләсе атнада Согуд Гарәбстанында очрашачак. Америка президенты Дональд Трамп шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, Вашингтан һәм Мәскәү вәкилләре инде бүген үк Мюнхен конференциясендә очрашачак, дип яза “РИА Новости”.
“14 февральдә – Мюнхенда очрашу. Киләсе атнада – Согуд Гарәбстанында. Әмма минем белән яки президент Путин белән түгел, бәлки югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затлар белән. Украина да анда катнашачак”, – дигән Америка лидеры.
Трамп әйтүенчә, Россия, АКШ һәм Украинаның югары дәрәҗәдәге вәкилләре иминлек буенча Мюнхен конференциясендә (14-16 февральдә үткәрелә) очраша алачак.
“14 февральдә Мюнхенда аларның очрашуы була. Россия анда безнең кешеләр белән очраша. Сүз уңаеннан, Украина да чакырулы. Кайсы илләрдән тәгаен генә кемнәрнең катнашачагын әйтә алмыйм. Әмма Россия, Украина һәм АКШтан югары дәрәҗәдәге вазыйфаи затлар булачак”, – дигән ул Ак йортта журналистлар сорауларына җавап биреп.
Моннан тыш Трамп Согуд Гарәбстанында Путин белән очрашуга исәп тотуын билгеләп үткән. Ул, корольлектә бу очрашуны көтәсезме, дигән сорауга, әйе, дип җавап биргән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез