Анда, көтелгәнчә, быел төп ставка 14,5–14,6% аралыгында тирбәләчәк. Киләсе елда исә 10,5–12,5 процентка кадәр кимергә мөмкин.
Фаразларга караганда, 2028 елда ставка 8–9% булачак, 2029 елга 7,5–8,5 процентка калачак. Шул ук вакытта Үзәк банкта быел инфляция күләменең – 6–7%, 2027–2029 елларда 4% тәшкил итүе күздә тотыла.
Банк бәяләмәсе буенча, быел тулаем эчке продуктның үсеше 0–1% тәшкил итәчәк. 2027–2029 елларда исә икътисад һәр ел саен 1,5–2,5 процентка үсәргә мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез