Документ РФ Хөкүмәтенә тапшырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Инициатива нигезендә, «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законның 99нчы маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Түләүләрне исәпләү тәртибен Хөкүмәт карары белән раслау ниятләнә.
Өстәмә түләү күләме конкрет төбәктә педагогик эш стажы артуга пропорциональ рәвештә үсәргә мөмкин. Түләүләрне исәпләү тәртибен төбәк хакимияте органнары Россия Фән һәм югары белем министрлыгы белән берлектә контрольдә тотачак.
Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, проектны гамәлгә ашыру кадрларның мәктәпләрдән китүен киметергә, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә һәм Россия төбәкләрендә фәнни-педагогик мәктәпләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез