Узган тәүлектә Татарстанда 29 кешедә коронавирус инфекциясе табылган. Һава юлы белән Татарстанга чит илләрдән кайтучыларны ковидтан тикшерү аэропортларда үткәрелә.
359 кешене тикшергәннәр, чир билгеләре һәм температура күтәрелү очраклары булмаган. Болар хакында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
Пандемиягә бәйле чикләүләрнең өченче этабына күчкәч, концерт-кинотеатр заллары ачылды. Тик таләпләр буенча, тамаша заллары 50 процент кына тулы булырга тиеш. Любовь Авдонина әйтүенчә, төнге клублар, дискотека үтә торган мәйданчыклар һаман да ябык. Роспотребнадзор идарәсе белгече Республика көне уңаеннан үтүче бәйрәм чараларында да сакланырга чакыра.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков РКБ базасындагы травматология үзәгенең кайчан ачылачагына ачыклык кертте. Ул киләсе атнада эшли башларга тиеш. Казандагы 16 нчы шәһәр хастаханәсе сентябрьнең беренче яртысында халыкны элеккеге режимда кабул итә башлаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез