Кипрда Сабан туе башланып китте

Кипрда Сабан туе башланып китте

Бүген Кипрның Лимассол шәһәрендә шушы мизгелләрдә халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе башланып китте.

Бәйрәмдә йолабызга хас булган көрәш һәм ат чабышыннан кала барлык бәйгеләрне уздыру күз алдында тотыла.

Бәйрәмнең махсус кунаклары - җырчылар Рәзил Камалов һәм Рәфинә Ганиуллина.

Бәйрәмне төп оештыручы - Алсу Җиһангирова.

Сабантуе җирле музыкантлар - Астория варлен шоу скрипкачылары башкаруында яңгыраган Әдрән диңгез көе белән башланып китте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре