Газетага язылу

Клиндердән тәмле пицца ясау ЫСУЛЫ

Уртача зурлыктагы клиндерләр тиз искерә. Әмма аларны искерде дип, читкә алып куярга ашыкмагыз. Алардан бик тиз генә тәмле мини пиццалар пешереп була.

Клиндерләрне бик аз гына вакытка сөткә салып алабыз һәм майлы табага тезәбез. Уртадагы бушлыкка башта фарш, аннан аз гына кетчуп белән майонез болгатып салабыз. Юка итеп киселгән помидор тезәбез (чеметеп кенә тоз сибәбез), уылган сыр сибәбез. Уртача кыздырылган духовкага 20 минутка куеп алабыз. Искиткеч тәмле, туклыклы һәм тиз дә... Өстәвенә, бик матур да килеп чыга.

Илсинә Яруллина рецепты

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре