Көчле җил һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

 ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Көндез явым - төшем көтелми.

Җил төньяк-көнбатыштан, аннан соң көньяк-көнбатышка күчеп, секундына 6-11 м, төнлә урыны белән 15-18 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
Һава температурасы төнлә 1-4° C җылы, көндез 3-6°C ка кадәр җылы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре