Питрәч районының Көек авылында яшүсмерләрне кыйнау факты буенча җинаять эшен тикшерү турында Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга хәбәр итәчәкләр. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат үзәге хәбәр итә.
Питрәч районының Көек авылындагы бер кибеттә бер төркем яшьләр белән берничә ир-ат арасында низаг чыккан. Ир-атлар үсмерләргә сукканнар. Бу мизгел кибеттәге камерага эләккән.
Яшүсмерләргә кул күтәрүчеләр җинаять урыныннан качып киткән. Хәзерге вакытта аларны эзлиләр. «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез