«Валда Шинясь» сүзе «кояшлы көн» дигәнне аңлата. Мордваларның борынгы риваятьләрендә дә Кояш Бөек Алла буларак сурәтләнгән. Валда Шинясь исә – җәйге кояш торгынлыгы көненә, муллыкка багышланган бәйрәм.
Быел бу бәйрәм Килдеш авылында унөченче мәртәбә оештырыла. Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков сөйләвенчә, бәйрәм уздыруның максаты – тарихны искә төшерү, тамырларны барлау, яшьләргә әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолаларын өйрәтү.
– Бәйрәмнең биредә узуы юктан түгел. Бу җирлектә дүрт милләт – татар, рус, чуаш, мордва-мукшылар дус-тату яши. Безнең район күпмилләтле. Шуңа да бар бәйрәмнәребез уртак. Сабан туен да, Валда Шинясьны да, Раштуаны да көтеп алабыз, – ди ул.
Быел бәйрәмгә якынча 5 меңләп кунак килер дип көтелә. Оештыру эшләрендә 1 мең тирәсе кеше катнаша. Беренче елларда 1–2 мең кунак, 8 коллектив катнашкан булса, быел Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 22 коллектив килергә теләк белдергән. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләвенчә, бәйрәмдә Ульян, Мордовия, Оренбург, хәтта Казахстан коллективларын да күреп булачак.
– Милли бәйрәмнәргә ел саен яңа төсмер өстәргә тырышабыз. Югыйсә аның кызыгы югала. Валда Шинясь бәйрәме дә искәрмә түгел, алар яңалыкка омтыла һәм без бу үсешне күрәбез, – ди Дамир Натфуллин. – Милли бәйрәмнәр – гореф-гадәтләрне генә түгел, ә телне, мәдәниятне, костюмнарны, йолаларны саклау чарасы ул. Мордовия ел саен безгә оештыру эшләрендә ярдәм кулы суза, үз коллективларын җибәрә. Быел бәйрәмгә Мордовия мәдәният министры Светлана Баулинаның килүе көтелә.
Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе урынбасары Наталья Сабитова сүзләренчә, программа театральләштерелгән тамашадан башланып китәчәк. Анда кунакларны борынгы йолалар һәм традицияләр белән таныштырачаклар. Оештыручылар, бәйрәмнең асылын аңлар өчен, театральләштерелгән тамашаны карарга киңәш итә.
– Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар мордва авылы мохитенә чумачак. Ишегалларында исә мордва йортының көнкүрешен күреп була. «Мокшень налхксемат» дип аталган йола уеннарын да читләтеп үтмәгез. Милли ашлардан авыз итәргә, мордва милли костюмнары күргәзмәсе белән танышырга да онытмагыз. Һөнәрчеләр сезнең өчен мастер-класслар оештыра. Биредә милли бизәнү әйберләре һәм кием элементлары ясарга өйрәнеп булачак, – ди Наталья Сабитова.
Тәтеш районының тарих музее директоры Наталья Понедельникова бәйрәмнең быелгы яңалыкларына тукталды.
– Беренче тапкыр мордва гүзәлен сайлыйбыз. Бәйгедә барлыгы 12 кыз катнашты, финалга 5 се барып җитте. Бәйрәм көнне җиңүчене билгелибез, –ди ул. – Быел бәйрәмгә багышлап, яңа «Валда Шинясь» җырын яздырдылар. Шулай ук балалар өчен мордва һәвәскәр курчак театрларының «Евксонь балаганнэ» фестивале үтәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез