Кояшта бик көчле шартлау булган

Кояшта быел июнь аендагы иң көчле шартлау булган. Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты галимнәре шул хакта кисәткән.

“Планетага турыдан-туры тәэсир итү зонасында әле генә июнь аендагы иң көчле шартлау (көче M8.5 балл тәшкил иткән булырга тиеш) булды”, – диелгән хәбәрдә.
Галимнәр әйтүенчә, шартлау дәвам итә әле. Аларның сүзләренә караганда, бу хәл бик көчле магнит давылларына китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре