Моннан тыш, утырышта катнашучылар Казан шәһәрендә җәмәгать иминлеген тәэмин итү һәм җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет рәисе Александр Чубаров үткәргән утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
«2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проектын карау кысаларында депутатлар республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан финанс министры урынбасары Гела Герасимова чыгышларын тыңладылар.
«Милли оборона» бүлеге буенча Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнары 2027 елга – 69,1 млн сум, 2028 елга – 69,6 млн сум, 2029 елга 70,0 млн сум булыр дип планлаштырыла.
«Милли куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге» бүлеге буенча 2027 елга Татарстанның берләштерелгән бюджеты чыгымнары 4 млрд сумнан артык, республика бюджеты чыгымнары – 3,2 млрд сум.
«Гражданнар оборонасы» бүлеге буенча чыгымнар республика бюджетында 225 млн сум күләмендә каралган.
Бүген комитет утырышында Татарстан башкаласында иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Казан башкарма комитетының Иҗтимагый куркынычсызлык һәм хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре идарәсе башлыгы Николай Кузнецов чыгыш ясады.
2021 елдан 2025 елга кадәр Казанда кылынган җинаятьләрнең гомуми саны 11,8%ка, җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны 34,8%ка, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны 37,8% ка кимегән.
Казанда төрле кулланыштагы 60 меңгә якын камера эшли. Хисап чорында аларның саны 11,3% ка арткан. «Нәтиҗә буларак, агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да, Казан эчке эшләр идарәсе мәгълүматлары буенча, видеокүзәтү системаларын кулланып 600гә якын җинаять ачылган, бу узган ел белән чагыштырганда 25%ка күбрәк», – дип белдерде Николай Кузнецов.
Депутатлар Эдуард Шәрәфиев, Илдар Шамилов һәм Игорь Бикеев Казан башкарма комитеты вәкиленнән ирекле халык дружинасы институтын үстерү, депортацияләнгән чит ил кешеләренең саны һәм хокук саклау органнарында кадрлар белән тәэмин ителеш турында сорадылар.
«Аз эшләнмәгән, әмма тагын да күбрәк эшләргә кирәк. Бу юнәлештә эш көн саен һәм җентекләп дәвам итәргә тиеш», – дип йомгаклады фикер алышуны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров.
Татарстан Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдиме буенча профильле комитет әгъзалары бүген шулай ук җәмәгать судьялары вазыйфасына кандидатураларны карадылар. Депутатлар Дәүләт Советына Регина Шиһапованы (Аксубай районы буенча 1 нче суд участогы), Оксана Развалованы (Чүпрәле районы буенча 1 нче суд участогы), Радик Гәрәевны (Алабуга районы буенча 4 нче суд участогы), Диләрә Әхмәтханованы (Казан шәһәре Мәскәү районы буенча 1 нче суд участогы), Гөлназ Садыйкованы (Түбән Кама районы буенча 2 нче суд участогы) өч елга җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим иттеләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез