Композитор Эльмир Низамов: Җанисәп – үз фикереңне белдерү өчен яхшы мөмкинлек

Ил күләмендә халык санын исәпкә алу дәвам итә. «ВТ» шул уңайдан танылган шәхесләрнең фикерләрен туплады.

Эльмир Низамов, композитор:

– Халык санын алуда, әлбәттә, катнаштым. Миңа калса, бу – ил генә түгел, кешелек җәмгыяте өчен мөһим вакыйга. Дөнья үзгәрә, без дә үзгәрәбез. Аннан соң, җанисәп – үз фикереңне белдерү өчен дә яхшы мөмкинлек. Һәркем үзен нинди милләт вәкиле итеп тоя, шулай җавап бирергә тиеш. Без, татарлар, күпмегә артканбыз икән – минемчә, милләте турында уйлаган һәркемгә бу да кызыктыр. Сан сыйфатка күчә, дигән гыйбарә бар бит. Ул нәкъ менә бу очракка туры килә дә инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җанисәп Эльмир Низамов

Көн хәбәре