Көрәшче китте. Нәсим Габидулинны соңгы юлга озаттылар

Арча районында көрәшче Нәсим Габидулинны соңгы юлга озаттылар. 26 яшьлек егетнең гомере махсус хәрби операция зонасында өзелде.

Нәсим тумышы белән Иске Масрадан. Мәктәптә тугыз ел укыгач, Арча педагогия көллиятендә белем ала, музыка укытучысы буласы килә. Социаль челтәрләрдә аның баянда уйнап, җырлап утырган видеоязмалары әле дә саклана. Авылның тоткасы булырлык егет! Арчадан соң КФУның Алабуга филиалында да белем ала ул. Ә армиядә хезмәт итеп кайткач, төзелеш өлкәсендә эшли башлый.

Көрәш белән ныклап педагогия көллиятендә белем алганда шөгыльләнә. Биредә алар берничә егет танылган тренер Илшат Идиатов кулы астына килеп эләгә. «Тырыш, тәртипле, әйткәнне үти торган егет булды», – дип искә ала остазы. Нәсим Габидуллин яшьләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы булып танылды, Төмәндә узган турнирда җиңү яулады. Көрәшергә, келәмдә дә, тормышта та җиңәргә хыялланып яшәде. 2022 елның сентябрендә исә өлешчә мобилизация башланды.

Шул елның октябрь аенда газетабызда дөнья күргән язмага күз салыйк:

«Арча районының Иске Масра авылы батыры Нәсим Габидуллин хәзерге вакытта Казан читендәге танк полигонында хәрби өйрәнү уза. Көрәш буенча Россиянең спорт остасы өлешчә мобилизациягә эләгүе турында 24 сентябрь көнне белгән.

– Чакыру кәгазен капка төбенә үк китереп бирделәр. Дөресен генә әйткәндә, чакырасыларын белдем, моңа әзер идем. Якыннарым бик сөенмәде, әлбәттә, борчылдылар. Көн саен аралашып торам үзләре белән, – дип сөйләде безгә 23 яшьлек егет.

Нәсимне армиягә Арча педагогика көллиятен тәмамлауга, 19 яшендә алалар. Сүз уңаеннан, белгечлеге буенча ул – музыка укытучысы.

– Хәрби хезмәтне Саратовта, РХБЗ гаскәрләрендә уздым. Армиядән 2019 елда кайттым. Кайткач та төзелештә эшләдем, – ди ул. – Арчадан киткәндә башта курку бар иде, билгеле. Хәзер тынычландым инде. Мин берүзем түгел бит. Әлегә өйрәнү дәвам итә. Атабыз, йөгерәбез. Көрәшче булуымның да файдасы бар, – ди 90 килода бил алышкан батыр.

Өлешчә мобилизациягә эләккән егетләрнең әти-әниләренә, якыннарына Нәсимнән бары бер теләк:

– Юкка-барга борчылмагыз! Теләп торыгыз. Алла боерган булса, бар да яхшы булачак».

Быел февральдә Нәсим ялга кайта. Көрәшчеләр аеруча үз итә торган турнир – газетабызның Муса Җәлил бәйгесе уза торган вакыт. Тренеры Илшат Идиятов искә ала: «Әллә калыйммы икән, көрәшәсем,  егетләрне күрәсем килә, дип берничә кат әйтте. Әмма ничек китми каласың? Соңгы күрешүебез шул булган икән. Китсә дә, һәрвакыт элемтә дә булды. Ярышларның ничек узуы, егетләрнең хәле турында белешеп, бәйгеләрдән видеолардан сорап торды. Читтә булса да, көрәш эчендә буласы килде».

Ялы тәмамланып, СВОга китәр алдыннан Биектауда Нәсим үзенә дип фатир сатып алган. Кайтып яши генә алмады.

Нәсимнән соң көрәш дөньясына тагын бер кайгылы хәбәр килде. Соңгы елларда татар көрәшендә иң дәү көрәшче, үзе катнашкан һәр ярышта диярлек җиңү яулаган, Универсиада чемпионы булган, Ульян пәһлеваны Сергей Павликның үлеме турында ишеттек. Дөрес, бу хәбәрне раслаучы табылмады. Сергейның элеккеге тренеры Фәнис Җаббаров әйтүенчә, бу хакта ул да, көрәшченең туганнары да төгәл генә белми. «Мин дә кешедән генә ишетеп беләм. Күптән хәбәрләшкәнебез булмады. Соңгы елларда ул Мәскәү һәм Калуга өлкәләре данын яклады. Ә СВОга китүе турында узган ел ишеткән идем», – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре