Шушы көннәрдә күрше Мари Эл Республикасындагы Бәрәңге районында IV Насретдинов укулары үткәрелде. Куян авылы шушы районга керә. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан төбәкара фәнни-гамәли конференциядә бу юлы сүз нәкъ менә якташлары Гайнан Кормаш турында барды.
Разведчик
Депутатлар җыены рәисе Әлфит Ибраев бу районны 24 ел буена җитәкләде. Журналистлар белән очрашканда ул: «Шушы чор эчендә Гайнан Кормашка Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен үтенеп, ике тапкыр мөрәҗәгать иттек. Икесендә дә җавап ала алмадык», – дигән иде. Бу юлы да: «Гайнан Кормаш бу мактаулы исемгә, һичшиксез, лаек, без аның белән горурланабыз. Безнең өчен каннарын коеп, гомерләрен биргән кешеләрнең исемнәре онытылырга тиеш түгел», – дигән фикерен җиткерде.
Сүз дә юк, Гайнан Кормаш турында белмәгән кеше сирәктер. Ул РСФСРның Урал өлкәсендә (хәзерге Казахстан Республикасы территориясе) 1919 елда туа. Бәрәңге педагогия техникумын тәмамлагач, Куян мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Әмма 1937 елда аның күпсанлы туганнарына кулак нәселе дигән исем тагыла. Беррәттән Гайнанны да комсомолдан чыгаралар. Ул яңадан Казахстанның Актүбә шәһәренә китәргә карар кыла. Анда, яшь булуына карамастан, мәктәп директоры вазыйфасын йөклиләр.
1939 елда армиягә алынгач, кече командирлар мәктәбен тәмамлый һәм лейтенант дәрәҗәсен ала. 1942 елда разведчик Гайнан Кормаш әсирлеккә төшә. Татарстан Республикасы «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов әйтүенчә, Кормашев, яшерен оешма төзү өчен, баштан ук максатчан төстә дошман тылына озатыла. Эзтабарга бу версия турында хәрби теоретик, профессор, тарих фәннәре докторы генерал Мәхмүт Гәрәев җиткерә. Генерал башкаларга караганда күп нәрсәләрдән хәбәрдар була, чөнки аңа ул вакытта яшерен архивларга керергә мөмкинлек тудыралар.
– 1942–1943 елларда Германия хакимияте совет хәрби әсирләреннән «хезмәттәшлек итә торган» частьлар, шул исәптән «Идел-Урал» татар-башкорт легионы төзергә омтыла, – дип сөйли Михаил Черепанов. – Әсирләр арасында милләтара ызгышлар тудырып, аларны бер-берсенә каршы куярга омтыла. Әмма татар-башкорт легионы төзелүгә, составында 11 кеше булган яшерен төркем – каршылык күрсәтә торган көч пәйда була. Иң яше булуга карамастан, бу төркем белән нәкъ менә Гайнан Кормаш җитәкчелек итә. Документлардан күренгәнчә, Муса Җәлил соңрак килеп кушыла. Тормышларын куркыныч астына куеп, яшерен оешмада торучылар әсирләр арасында агитация алып баралар. Әлеге төркемнең эшчәнлеге нәтиҗәсендә легионның Витебск районындагы белорус партизаннарына каршы көрәшкә җибәрелгән батальоны баш күтәрә һәм безнекеләр ягына күчә.
Табышлар
Төбәк тарихчысы, «Якташлар» газетасы мөхәррире, «Татар тарихы җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнил Мусин инде күп еллардан бирле Кормашевларның нәсел-нәсәбе тарихын өйрәнә. 2024 елда ул Гайнан Кормашның бабасының кабере табылуы турында да хәбәр иткән иде. Бу юлы исә яңалыклар белән уртаклашты. 2025 елда Куян авылында Кормашевлар нәселеннән җиде кешенең кабере табылганын җиткерде.
Бәрәңге районында яшәүче халыкның 47 проценты татар, 8 мәчет эшли.
Мари Эл Республикасының төбәкчеләр җәмгыяте җитәкчесе Сания Газизьянова инде бик күп белгечләр тарафыннан әйтелгән мәгълүматларны, документларга нигезләнеп, тагын бер кат кабатлады:
– 1944 елның февралендә Германиянең империя суды яшерен каршылык күрсәтүдә катнашучыларны гильотинада үлем җәзасына хөкем иткән. Гаепләү төгәл булган: «Кормашев һәм башка унау» төркеме дошманга ярдәм итте, ә аның лидеры рейхның хәрби куәтенә зыян салды». Үземнең Кормашевлар нәселеннән булуым белән бик горурланам. Әбием Кормаш фамилиясен йөртте. Мин, журналист буларак, истәлекләрен яздыру өчен кулга диктофон алсам, ул сөйләвеннән туктый иде. Алар ике тапкыр – 1930 һәм 1937 елларда репрессиягә дучар булганнар, мөгаен, балалары, оныклары өчен курку хисе аларны гомере буена озата баргандыр.
Конференциядә катнашучыларга Сания ханым мөрәҗәгать белән дә чыкты:
– Гайнан Кормашның исемен мәңгеләштереп, һичьюгында Йошкар-Ола шәһәрендә һәйкәл ачыйк, – диде.
Төбәк тарихын өйрәнүче белгеч Фирзия Сабирҗанова да уйлануларын җиткерде:
– Гайнан Кормашны, хәзерге Казахстанда туган, дип язалар. Асылда ул Куян авылында туган. Тиешле документларны табарга гына кирәк, – ди ул һәм эзләнү эшләрен дәвам итәргә җыена.
Сүз дә юк, чарада катнашучылар Куян авылын күрми китсәләр, дөрес булмас иде. Бу уку йорты Гайнан Кормаш исемен йөртә һәм мәктәп музееның бер өлеше аңа багышланган. Гадәттә мәктәп укучылары килгән кунакларга батыр якташларының шигырьләрен сөйлиләр, саф татарча сөйләшәләр, батыр авылдашлары белән горурланалар.
Кемнәр алар – Насретдиновлар?
Элек-электән Бәрәңге авылында мөселманнарны үзара бәйләп торган Насретдиновлар нәселе яшәгән. Аларның чыгышы Арча районы Ташкичү авылыннан булган имам Насретдин бин Габдессәламгә (1796–1868) бәйле. Ул Бәрәңгедә 1771 елда төзелгән үзәк мәчеттә 45 елдан артык имам вазыйфасын башкара.
Соңрак әтисенең эшләрен улы Хафизетдин Насретдинов (1827–1917) дәвам итә. Революциягә кадәр бу бистәдә 4 мәчет эшли. Аларда Хафизетдиннең уллары Фидай-Мөхәммәт һәм Зөлкарнәй хезмәт куя. Фидай-Мөхәммәт Насретдиновның улы Хәлил-Рахман Насретдиновка 1936–1953 елларда Мәскәү җәмигъ мәчете эшчәнлеген җитәкләү эше йөкләнә. Бүген җирле мөселман җәмгыятенең башында, дини тормышны җитәкләп баручы булып, әлеге нәселнең дәвамчысы – Зөлкарнәй Насретдиновның оныкчыгы Рамил Зөлкарнәев тора.

Гайнан Кормашның бабасы Габделгазиз йорты
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез