Илдә яшәүчеләр ай саен якынча 40 мең сум акчасын ашау-эчүгә тота, ди. Белгечләр ачыклаганча, россиялеләр уртача хезмәт хакының яртысын диярлек азык-төлек кибетләрендә калдырып чыга. Сүз уңаеннан, Россиядә уртача хезмәт хакы 85 017 сум, ди халык кесәсендәге акчаны әледән-әле санап торучылар. Тамак хакы, чынлап та, шулай зурмы? Азык-төлеккә киткән чыгымнарны берәр ничек йөгәнләп буламы? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде. Алдан ук шунысын да әйтик: язмада саннар күп булачак.
«Алтын» кәрзин
Ашамыйча яшәп булмый, билгеле. Җан асрау турында сүз чыккач, яшәү минимумы күләме турында да искә төшереп үтү дөрес булыр. Билгеле булганча, әлеге күрсәткечкә азык-төлек, товарлар һәм хезмәтләр дә керә.
(акцент) Ил күләмендә җан башына 15 453 сум бу. Эшкә яраклылар өчен – 16 844, балалар өчен – 14 989, пенсионерлар өчен – 13 290 сум. 2025 елда яшәү минимумы 17 733 сумга җитәчәк дип өметләндерәләр. Эшкә яраклылар өчен – 19 329, балалар өчен – 17 201, пенсионерлар өчен 15 250 сум тәшкил итәчәк.
Тамак хакына кире кайтсак, бер айга бер кешегә күпме ипи, ничә литр май кирәк, дип баш ватасы юк. Бер елга кемгә күпме тиеше алдан ук билгеләп куелган инде. Бу күрсәткечләрне айлар санына гына бүләсе.
Бәрәңге –100,4 кг
Яшелчә – 114,6 кг
Җиләк-җимеш – 60,0 кг
Шикәр һәм тәм-томнар – 23,8 кг
Ит ризыклары – 58,6 кг
Балык ризыклары – 18,5 кг
Сөт һәм сөт ризыклары – 290,0 кг
Йомырка – 210 данә
Үсемлек мае, маргарин һ.б. – 11,0 кг
Тоз, чәй һ.б. – 4,9 кг
Ипи һәм икмәк ризыклары (макарон, он) – 126,5 кг
Хәзер инде куллану кәрзинендәге азык-төлекнең хакы күпмегә төшәсен санап карыйк. Чагыштыру өчен халык күпләп йөри торган кибет челтәре алынды.
Ипи – 50 сум/данә
Тавык ите (2 кг) – 320 сум
Сөт (930 г) – 80 сум
Шикәр комы – 62 сум/кг
Йомырка – 140 сум/дистә
Бәрәңге – 42 сум/кг
Помидор – 189 сум/кг
Кыяр – 265 сум/кг
Чәй (100 г) – 120 сум
Үсемлек мае – 125 сум/л
Азык-төлек бәясе бер урында гына тормый инде ул. Белгечләр еш кына, инфляция фаразларын искә төшереп, ипи-сөткә бәя артуына шаккатмаска куша. Үзәк банк мәгълүматлары буенча, август аенда инфляция 9,05 процентны тәшкил иткән. Шул ук вакытта Үзәк банк 4 процентлы күрсәткечкә омтыла.
Кәгазь акча коткара
Аз да җитә, күп тә бетә, диләрме? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча эксперты Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, бөтен бәла акчаны тота белмәүдән килә.
– Хәзерге көндә халыкның күпчелегендә финанс белеме юк. Соңгы утыз елда без базар икътисады шартларында яшибез. Аңа кадәр илдә бөтенләй башка система иде. Безнең әти-әниләр буыны планлы икътисад шартларында көн күргән. Шуңа да алар үзгәрешләргә әллә ни әзер булмады. Аларга финанс белеме бирмәделәр. Алар белмәгәч, без дә. Хәзерге көндә «акча җитми миңа» дип уйлыйсыз икән, иң элек сезгә керем-чыгымнарыгызны исәпләргә өйрәнергә кирәк. Күпләр моны бик авыр дип уйлый. Күп кеше үзе эшләп тапкан акчаның бәясен белми. Бу бәяне белү өчен, кеше иң элек көндәлек чыгымнарын барларга тиеш. Әйтик, ипине 50 сумга да, 200 сумга да алырга була. Чагыштырырга кирәк. Күпләр кибеткә ипи белән сөткә дип керә дә бер кәрзин товар җыеп чыгып китә, – ди белгеч.
Акчаны янга калдыру өчен, башны эшләтәсе шул. Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, кибеткә кергәч уйларга кирәк.
– Без уйларга яратмыйбыз бит. Кибеткә кергәч, аңламыйча, кулга ияртеп, киштәдән бөтен нәрсәне җыеп чыгабыз. Үзебезне бик яратабыз. Шуңа да керем-чыгымнарны исәпләп бару безгә хисси яктан бик авыр бирелергә мөмкин, – ди ул. – Әмма гомергә бер моны эшләргә кирәк. Аннары: «Бу миңа кирәкме соң?» – дип уйлый башлаячаксыз. Әйтик, кибеткә кереп, 1 мең сум акча сарыф иткән булсагыз, бәлки, чыгымнарны исәпләгәннән соң, 700 сум тотарга өйрәнерсез. Баш тартырга мөмкин булган әйберләр исемлеген булдырачаксыз. Кеше банк картасындагы акчаны тизрәк сарыф итеп бетерә. Кем акча тота белми, моңа өйрәнгәнче, кәгазь акча кулланырга киңәш ителә. Без нәрсә сатып алсак та, аны аңлы рәвештә сатып алырга тиеш. Кайбер тикшеренүләргә ышансаң, картадагы акчаны без ике тапкыр тизрәк бетерәбез икән.
СОРАШТЫРУ
Булат МӘҮЛЕТОВ (Саба):
– Ашамыйча яшәп булмый, әлбәттә. Үзем тәмле һәм күп итеп ашарга яратам, гаилә дә ишле, шөкер. Шуның нигезендә, билгеле, чыгым да күп тотыла. Аерым исәпләп караганым юк, кесәнең тиз бушавыннан сизелә инде, кыскасы. Авыл кешесенә читтән караганда гына җиңел шикелле. Шәһәрдә яшәүче җиңел дип әйтә инде аны, гадәттә. Үзегез үстерәсез, шуның белән тукланасыз, янәсе. Ә бит аны үстерү өчен шактый хезмәт һәм чыгым кирәк. Орлыгын аласы, утыртасы, эшкәртәсе, корткычларга каршы агуын аласы... Мәш килеп, үзем өчен дип утыртып, янып-көеп эшләп, сәламәтлеккә күпмедер зыян килә. Олыгая төшкәч, бакчаның «файда»сы билгә, аркага китереп бәрә... Савыгыр өчен, дару кирәк... Янә чыгым! Барысын да җентекләп исәпләсәң, үзең үстереп ашауның файдасы юк дәрәҗәсендә кала. Авылда да хәзер: «Нигә азапланырга, кыш чыгарга миңа 2–3 капчык бәрәңге җитә», – дип яшәүчеләр артып бара.
Ләкин мин үзең утыртып үстергән сыйфатлы ризык ашау яклы. Хәзерге заманда кибет киштәләрендә бөтен төр ризык бар. Пешкәне дә, пешмәгәне дә, юылганы да, юылмаганы да. Ә менә сыйфат ягы буенча сораулар бар...
Кибеткә кергәч, әлбәттә, бәяләргә игътибар ителә, ләкин аласы әйбер барыбер алына инде ул. Үзе бик тәмле, ләкин файдасы ташка үлчим булган ризыкларны артык сатып алмаска тырышам, экономия дигәне дә шул юнәлеш буенча гына алып барыла. Спортны үз иткәч, файдалырак ризыкларга басым ясыйм, ә инде андый ризыклар очсыз булмый.
Альбина ГАЙНУЛЛИНА (Казан):
– Ризыкка акча күп китә инде ул. Без итен дә, маен, сөтен дә, бәрәңгесен, калган яшелчәсен дә сатып алабыз. Моңа гаилә бюджеты каралган. Соңгы арада кирәкле продуктларны улым белән ирем сатып ала. Мин ярмалар, токмачлар, чәй, ипи ише әйбер генә алгалыйм. Бәяләр нык артты. Мисал өчен, бер-ике ел элек кассада 1000–1500 сум калдырган чакта кулда икешәр туп-тулы пакет булыр иде. Хәзер пакетның берсе дә тулмаска мөмкин.
Авыл кешесенә җиңелрәк дигән фикер белән беркайчан да килешмәдем. Авылда хезмәт хакы азрак, тик кибеттәге бәя – шул ук. Заводларда эшләп акча алам дисәң, ярты гомерең юлда үтә, мал асрый алмыйсың, бакчаң тәрбиясез кала. Үз итең, җимешең, «бушка килгән» яшелчәң булсын өчен, иртә яздан кара көзгәчә көн-төн эшләргә, үстерергә, күңел биреп тәрбияләргә, бил бөгәргә, татлы йокыңны калдырырга кирәк. Аннары гына «бушка килгән» ризыгыңны ашыйсың инде. Шуңа күрә зарланмыйм. Авылда да эшләп ашыйлар, булсын дип яшәгән кеше шәһәрдә дә төшкә кадәр йоклап ятмый, иртә тора, акчасын юнәтә. Матур, рәхәт тормышның да үз бәясе бар. Эшләгән кеше моны белә.
Айгөл ХАММАТОВА (Казан):
– Чыгымнар төрле айда төрлечә була инде. Ирем дә, мин дә авылдан булгач, күп нәрсәне әти-әниләр авылдан җибәрә: бәрәңгесен, яшелчәсен, сезонлы җиләк-җимешен, итен, сөтен, йомыркасын, дигәндәй. Күп итеп алып куеп була торган нәрсәләрне «оптовый»дан алабыз. «Оптовый»га 3 айга бер барыла инде. Соңгы барганда 25 мең сумлык кирәк-ярак алып кайттык. Калганнары атна дәвамында сатып алына инде. Шулай булса да, ай саен 20 мең сумлап акча кибеттә кала. Төшке ашларны кафеларга чыгып ашауны санаган да юк. Санарга куркыта чөнки.
Рәфинә МОСТАФИНА (Зәй):
– Шәһәрдә, бәлки, ашау өчен 40 мең сум да китәдер. Өендә бер дә ашарга пешермәгән кешенең шулайдыр, дим инде мин. Ягъни кафе-рестораннарда гына йөрүчеләр.
Авылда яшибез. Сыерлар асрыйбыз, кош-корт тотабыз. Шәхсән миңа он бик күп кирәк. Чөнки камыр ризыклары пешерергә яратам. Аена 20 кг он бетә.
Күп дигәндә, ашау-эчүгә аена 10 мең сум бетәдер, дип уйлыйм. Дөгесен дә, токмачын да, шикәрен дә, тозын да сатып аласы бит. Гел кибет ризыгы белән генә тукланган кеше авылда да 40 мең сумга ашый торгандыр. Бәя һәрвакыт артып тора.
САН
Керемнең чыгымнары (сумнарда) *
Азык-төлек – якынча 50%
Медицина, белем бирү хезмәтләре – 7,6%
Дару, азык-төлек булмаган товарлар – 34,1%
Өйне карап тоту – 10,4%
Элемтә хезмәте – 2,7%
Транспортта йөрү – 2,2%
Көнкүреш хезмәтләре – 4,9%
*Росстат мәгълүматларына таянып
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез