Кортлы фәлсәфә

Авылда умартачылар элек-электән бар иде һәм күп иде алар. Аерым кешеләр генә түгел, мәсәлән, мәктәпләр, колхозлар да умарта тотты. Образлырак итеп әйткәндә, авыллар «гөжләп» яшәде. Минем әти дә умарта тотты. Бал аерткач, гаилә белән өстәл янына утырып яңа бал белән чәй эчү үзенә күрә матур бер йола-бәйрәм булып истә калган.

Тагын шунысын да һич онытасым юк: бал аерткан көнне безгә – малай-шалайга «көн бетә» иде. Корт чагудан куркып өйдә утырдык. Әтинең: «Йөгермәгез, бәргәләнмәгез, кулларыгыз белән селтәнмәгез, корт тик торган кешегә килеп ябышмый», – дигән киңәшләре бер колактан кереп икенчесеннән чыга иде. Менә шулай бал кортыннан куркып үстек без, ә менә өстенә калын итеп бал белән май ягылган ипи иң татлы ризыкларның берсе булды.

Бал кортларының нинди изге җан ияләре икәнен исә яши-яши аңлыйбыз. Сүземнең бисмилласы, бәлки, озынрак булгандыр. Умартачы дустым Ядкарь Мөхәммәдиев очрашкан саен миңа бал кортлары турында кызыклар сөйләми калмый. Хәер, кызык кына түгел, уйландыра торган төрле гыйбрәтләр дә ишетәм мин аннан. Мәсәлән, Коръәндә «Ән-Нәхел» («Бал кортлары») дигән аерым сүрә дә бар икән. Бу хакта дин әһелләреннән дә сораштым. Әлеге сүрәнең 68–69 нчы аятьләрендә Раббыбызның бал кортларына тауларда, агачларда һәм кешеләр яши торган башка җайлы урыннарда оя ясарга кушуы турында язылган. Бу ни дигән сүз? Ядкарь әйтмешли, бал кортларына бәйле һәр ризык кешегә файда китерә дигән сүз. «Бал җитмеш авырудан дәва», – дип юкка гына әйтмиләр шул. Ядкарь үзе умарта серкәсеннән (пыльца), пергадан (бал икмәге), прополистан (тома балавыз яки бал корты җилеме) төрле дарулар ясый.

Сату өчен түгел, үзе, туганнары, дуслары өчен ясый ул аларны, ә аптекада сатылган дарулар белән мавыкмый икән. Шунысына бераз сәерсендем: Ядкарь умартачылыкны яшәр өчен акча эшләү чыганагы дип санамый. Бу – нәселдән килгән бер шөгыль. Ядкарь – бишенче буын умартачы икән. Бабалары, хәтта әнисе – Нәсфия дә умарта тоткан һәм бу шөгыльне улына калдырган. Бүген аның Ядкарьнең 80 оя умартасы бар. Яртысы Нократ Аланында, калганы үз авылыннан ерак түгел, нибары ике йортлы Орнаш дигән авылда. Умарталыкта бал кортлары исен иснәп дәвалану өчен махсус ятаклар эшләп куйган. Үпкәгә, сулыш юлларына бик файдалы дип мине дә чакырды.

Бардым-баруын, әмма ятак астында бал кортлары мыжлап торганын күргәч, кереп ятарга кыймадым, балачакта кортлар тавышыннан, аларның чәч араларына, күлмәк якалары астына кереп безелдәүләреннән курку һаман да бетеп җитмәгән икән әле. Әмма бал кортларын курка-курка булса да яратам мин. Яратмаслыкмыни, Ядкарь әйтүенчә, бер оя бер җәйдә 30–40 кило бал җыя икән. Бит үзләре өчен түгел, без – Ходай бәндәләре өчен. Ә үзләренә 15 августтан җыя башлыйлар, ди. Нинди расписаниедер инде бу? Һәрхәлдә, юньле умартачы 15 августтан соң бал аертмый, кортларга кышлыкка калдыра. Ни гаҗәп, кортлар кай җирләре беләндер моны үзләре дә сизә, умартачы һәм бал кортлары арасында бернинди «низаг» та чыкмый. Кыскасы, тормыш бөтен ваклыкларына хәтле көйләгән.

Ядкарьдән бал кортының ничә яшькә кадәр яшәвен сораган идем. «Яшьне ничек билгелисең бит!» – дип куйды. Баксаң, бал кортының 20 көнлек гомере кешенең 20 елына тиң икән. Эшче кортлар нибары 30–45 көн яши. Соры корт 8 атна чамасы. Булыр, булыр, башкалар җилкәсендә яшәү гомерне озайтадыр. Соры корт – ата корт була икән, бал җыймаса да, башкалар өстеннән «командовать итеп», аларны эшкә дәртләндереп ята, ди. Ә эшче кортлар җәй буе бал ташуда. Ядкарь әйтүенчә, бер ояда кортлар саны 80 меңгә хәтле җитә. Әмма җәй ахырына аларның саны яртылаш кими. Канатлары тузып, басу-болыннарда үлеп калалар. «Ярый әле аларны умартачы күрә алмый, анда-санда яткан корт күзгә чалынмый бит инде ул. Күрсә, аларны кызганып, утырып елар иде», – ди Ядкарь. Тагын бер мантыйкка сыймый торганрак бер нәрсә бар: умартачылар үлгән кортлардан төнәтмә ясыйлар. Ул бик файдалы икән, кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Ядкарь төнәтмәнең файдасын санады-санады да, миңа карап: «Организмның картаюын әкренәйтә», – дип куйды.

Нәрсәгә төрттерүен сиздем һәм төнәтмә сорадым. Аны күпләп эшләп булмый икән, ясагач, хәбәр итәргә сүз бирде. Рәхмәт инде. Бал корты буенча чын белгечкә әйләнгән икән дус кеше. «Апитерапия» дигән белгечлекне дә үзләштергән. «Апи» латинчадан «бал корты» дип тәрҗемә ителә һәм ул медицинаның бер тармагы санала. Мәскәүгә барып, апитерапевтлар белән дә аралаша башлаган Ядкарь, алар белән элемтәдә дә тора.

Бал кортлары турында бик күп гыйбрәтләр ишеттем Ядкарьдән. Ул аларны изгеләштереп сөйли, хәтта үлгәч тә кешегә файда китерәләр бит, ди. «Үлгән бал кортларыннан хуш ис килүе аларның иң чиста җан ияләре булуы турында сөйли», – ди. Әйе, кортлар кешене чисталыкка да өйрәтә. Ят исләрне яратмый алар. Юынмаган килеш умарталарга якын килмә, тир исе, хәмер исә килсә, шунда ук сиңа ташланачаклар. Әлбәттә, бал кортларында адәм акыллары була алмый, әмма аларның яшәү рәвешен, үз-үзен тотышларын өйрәнгән кеше бу дөньяда «бал кортлары цивилизациясе» дә барлыгына ышаначак дигән фикердә Ядкарь.

Аның белән килешәм мин. Хәтта кешелек язмышының бал кортларына бәйле булуы турында әйткәннәре белән дә килешәм. «Бал кортлары бетсә, дүрт елдан җирдә халык саны да кими башлый, моны галимнәр күптән әйтә килә», – дигән иде ул. Чөнки бал кортлары – үсемлекләр дөньясын серкәләндерүчеләр. Бу – көчле дәлил, ышанычлы дәлил. Ядкарь белән сөйләшеп утырганнан соң бал кортларыннан курку тәмам юкка чыкты кебек. Чын дуслардан куркалар димени инде, җә!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре