Кошлар белән кайта. Идел буе төбәкләрендә Көнбатыш Нил бизгәге таралырга мөмкин

Быелгы җәйдә Идел буе төбәкләрендә Көнбатыш Нил бизгәге таралырга мөмкин. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре шулай дип кисәтә. Чир таралу куркынычы зур булган төбәкләр арасында Татарстан да бар. Исеме ят әлеге чирдән ничек сакланырга?

Көнбатыш Нил бизгәге – нигездә җылы якларда очрый торган вируслы авыру. Күбрәк Африка, Көнбатыш илләрендә аеруча еш күзәтелә ул. Россиядә исә көньяк төбәкләрдә – Волгоград, Әстерхан, Ростов өлкәләрендә, Краснодар краенда очрый. Ләкин соңгы елларда ул урта киңлектә урнашкан төбәкләрдә – Липецк, Самара өлкәләрендә дә күзәтелә. Узган җәйдә исә беренче тапкыр Татарстанда 60 кеше Көнбатыш Нил бизгәге йоктырды. Күбесе аны бакчада, су буенда, урманда ял иткәндә эләктергән. Бәхеткә, үлем-китем очраклары булмады.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов сүзләренә караганда, әлеге чирне, нигездә, җылы яктан кошлар алып кайта. Авыру кошның канын эчкән озынборын исә аны кешегә, суда йөзгән башка кош-кортка да йоктыра.

– Мисал өчен 1999 елда Нью-Йоркта күпләп каргалар үлде. Аларның барысы да Көнбатыш Нил бизгәген йоктырган булган. Дөрес, әлеге чирне талпаннар да таратырга мөмкин. Әмма талпаннан мондый чир йоктыру ихтималы зур түгел. Алар, нигездә, кешегә энцефалит, боррелиоз кебек чирләр йоктыра, – ди табиб.

Көнбатыш Нил бизгәге кешедән кешегә йокмый. Аның каравы хроник чирләре булган, яше алтмыштан узган кешеләр чирне авыр кичерә. Көнбатыш Нил бизгәгенең инкубация чоры 3–6 көн. Кайчак 2–3 атна да булырга мөмкин.

– Көнбатыш Нил бизгәге билгеләре күбрәк гриппка охшаган. Аны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, тамагы, күзләре, башы авырта. Тәнгә тимгелләр дә чыгарга мөмкин. Аны тычкан бизгәге белән бутаучылар да бар, – ди Халит Хәертынов. – Кызганыч, бүген нәкъ менә Көнбатыш Нил бизгәге өчен каралган махсус дәвалау алымнары юк. Әлеге вируска каршы махсус дару да эчеп булмый. Шуңа күрә бу бизгәкне йоктырган кешене нәрсә борчыганына карап дәвалыйбыз. Температурасы күтәрелсә, аны төшерә торган дару эчәсе булачак. Көнбатыш Нил бизгәге аркасында менингит пәйда булган икән, менингит вакытында кулланылган алымнар кулланабыз.

Шуңа күрә чирнең беренче билгеләре сизелүгә үк табибка күренергә кирәк. Вакытында чарасын күрмәсәң, ул нерв системасына бәрәчәк. Шул ук менингит (баш һәм арка мие тышчасы ялкынсыну), энцефалит (баш мие ялкынсыну) пәйда булырга мөмкин. Алар, үз чиратында, үлем-китемгә китерә ала. Дөрес, мондый аянычлы хәлләр бик сирәк күзәтелә. Көнбатыш Нил бизгәге йоктыру очракларының нибары 1 проценты үлем белән тәмамлана.

Көнбатыш Нил бизгәгеннән ничек сакланырга?

* Урамга чыкканда, урманга барганда, күл кырыенда йөргәндә озынборынга каршы махсус спрей сиптерергә кирәк.

* Тәнне каплый торган киемнән йөрергә тырышыгыз.

* Рөхсәт ителмәгән сулыкларда, күлләрдә су керергә ярамый.

* Исегездә тотыгыз: халык медицинасы чаралары озынборынга каршы көрәштә көчсез. Шуңа күрә аларга ышанып, сакланам, дип тынычлап йөрү куркыныч.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре