Быелгы яз кояшлы көннәр һәм яшеллек кенә түгел, күселәр дә алып килде. Бигрәк тә Казан халкы шәһәрне басып алган кимерүчеләрдән зарлана. Белгечләр исә, быелгы яз һәм аннан соң килгән җәй шактый күңелсез мәшәкатьләр өстәргә мөмкин, дип фаразлый. Шәһәрдә чакырылмаган «кунак»лар ник арткан? Авыл кешесенә нәрсәгә әзер булып торырга? Бу хакта белгечләрдән сорадык.
«Үзебез гаепле»
Соңгы арада социаль челтәрләр Казан халкының күпкатлы йорт подъездлары, чүплек тирәләрендә күпләп пәйда булган күселәрдән зарланган фото, видеолары белән тулды. «Мәче кадәрле күселәр көпә-көндез күгәрченнәр белән ризык өчен талаша. Чүплек яныннан узарга куркыныч», – дип язып куйган берәү. Кеше тирәсендә кимерүчеләр ник күбәеп киткән? «Адымнар-Казан» мәктәбенең микроклонлаштыру лабораториясе җитәкчесе Марат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, иң беренче чиратта, үзебез гаепле.
– Күсе, тычканнар чүп контейнерлары тирәсендә күп. Моның төп сәбәбе – ризыкның кадере бетүдә. Игътибар итсәгез, бүген табындагы күпме ашамлык чүпкә оча. Икенчедән, чүп контейнерлары тора торган мәйданчыкларның барысы да тиешенчә эшләнмәгән. Аста туфрак калган булса, бу – күселәргә оя ясарга бик кулай урын. Кыш көне кардан чистартып тору да зарур. Соңгысы подвал тирәләренә дә кагыла. Кимерүчеләр ышык урыннарны сайлый. Өченчедән, чүплек тирәләрендә мәчеләр дә күренми хәзер. Шәхсән үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм моны. Песиләргә сукбай этләр һөҗүм итә, дип уйлыйм. Алары да бик күп бит.
Люция һәм Дамир Гариповлар Казанда үз йортларында яши. «Мондый хәлне күргән юк иде әле, кыштан соң бакчада сукыр тычкан йөргән диярсең, җир өстен тишкәләп, тау-тау оя ясап бетергәннәр. Дератизация хезмәте чакыртып, күселәрне бер кат агуладык. Ярты елга кадәр гарантия бирәбез дип киткәннәр иде, бер атна да узмады, койма кырыенда тагын «дошман» күренде», – ди гаилә башлыгы. Корткычларны юк итү белән шөгыльләнә торган хезмәтләрнең берсенә «ВТ» хәбәрчесе дә шалтыратып карады. «100 квадрат метрга кадәр мәйданны эшкәртү 5 мең сумнан башлана. Химик матдәләр, юл өчен өстәп түлисе. Тычкан, күсе кебек кимерүчеләрне юкка чыгару өчен, алар күпләп йөргән урыннарга агу салып чыгабыз. Шәхси йортларда шуннан да артыгын эшләп булмый. «Салкын томан» кебек химик чаралар, мәсәлән, складлар өчен генә ярый. Агуланган башак тутырылган «җим» урамда яңгыр астында күпереп китмәсен өчен, аны балавыз белән эшкәртәбез. Анысы кыйммәтрәк тора. Гарантия вәгъдә итүчеләргә ышанмагыз да, кимерүчеләр бик тиз үрчи», – дип җавап бирделәр.
Җылы кыш бәласе
Биолог Олег Юдин әйтүенчә, тычкан, күселәрнең үрчүенә табигать шартлары да сәбәпче.
– Элек илнең урта полосасында күселәр кыш көне үрчи алмый иде. Әмма быелгы кебек җылы кыш аларның үрчү чорын озайтты. Һәр ана кимерүче 9–12 бала китерә. Моңа өстәп, йөклелек чоры да бик кыска (бер ай тирәсе), – ди белгеч.
Олег Юдин сүзләренә караганда, бу – бер безнең генә баш бәласе түгел. «Әлеге мәсьәлә бөтен дөнья галимнәрен борчый. Алар 12 ел дәвамында дөньяның төрле шәһәрләрендә кимерүчеләрнең үрчүен өйрәнгәннәр. Нәтиҗәдә тычкан, күселәрнең артуы расланган. Глобаль җылыну, шәһәрләрнең үсүе дәвам иткән саен, кимерүчеләр күбәячәк кенә. Кимереп зыян китерү белән беррәттән, аларның кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуын да истән чыгармыйк. Әлеге төр җанварлар үз калдыклары, селәгәй һәм паразитлар аша вирус, гөмбәчек, бактерия кебек 50 дән артык микроорганизм тарата», – ди ул.
Бер үк агу ярамый
Күсе, тычканнарның авылдагы келәт-амбарларда бетеп торганы да юк. Тик шәһәр кешесеннән аермалы буларак, салада яшәүчеләр бу көрәштә үз көченә генә таяна. Быел җиңне тагын да ныграк сызганырга туры киләчәк, ди Россия Авыл хуҗалыгы үзәге федераль учреждениесенең Татарстандагы филиалы җитештерү бүлеге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова.
– Быелгы кебек җылы кыштан соң, хуҗалыкта кимерүчеләр дә, корткычлар да бермә-бер артмагае. Былтыр кар катламы калын, ә туфракта туң булмыйча, кимерүчеләргә үрчергә шартлар яхшы булса, быел кыш җылы килде. Кар аз булганлыктан, тычкан, күселәр азыкны җиңел таба, димәк, үрчегәннәр. Кимерүчеләр тамак туйдырыр өчен генә кеше яшәгән урынга килә, – ди белгеч. – Иң мөһиме, аларга каршы көрәшне вакытында башкарырга кирәк. Хәзер кыр, басуларда да бу эш кимеде. Моннан биш ел чамасы элек безнең биологик препаратлар кимерүчеләргә, корткычларга каршы көрәштә бик яхшы файда китерсә, бүген, кызганыч, аларның нәтиҗәлелеге шактый кимеде. Чөнки шул ук кимерүчеләр химик препаратларга бик тиз яраклаша. Колорадо коңгызы турында төгәл мәгълүмат бар: ике буыннан соң корткыч шул ук агудан үлми. Күселәрдә дә геннар дәрәҗәсендә шундый ияләшү булырга мөмкин.
Айгөл Габдрахманова әйтүенчә, бакчаларга һөҗүм башланган инде. «Кичә Лаеш районыннан фотолар җибәрделәр. Алмагачлар яфрак ярырга да өлгермәгән, әмма парсыз ефәк күбәләге (шелкопряд непарный) кортлары инде хәзер үк пәйда булган. Алар, пәрәвез ясап, оя корган. Хәтерләсәгез, былтыр парсыз ефәк күбәләкләре республиканың берничә районында агачларга зур зыян салды. Шуңа күрә быел да әзер булып торырга кирәк. Корткыч күренүгә, агачларны вакытында эшкәртү зарур. Кибетләрдә химик препаратлар күп. Тик агач чәчәк атканда эшкәртергә ярамый. Андый вакытта биологик, ягъни халык алымнары белән генә эш итәргә рөхсәт ителә. Ефәк күбәләгенә каршы борыч төнәтмәсе яхшы. 200 грамм төелгән борычны бер литр суда кайнатып чыгарасыз да, сөзеп, тагын бер литр су кушасыз һәм, саклык чараларын кулланып, агачларны эшкәртәсез», – ди белгеч.
Язгы көрәш
Ул арада дезинфекция станциясе белгечләре Казан урамнарында тычкан, күселәрне юк итә башлаган инде. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 746 гектар мәйданны эшкәртәчәкләр. Бу эшне май азагына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Аерым алганда, Җиңү паркында, Казансу яр буенда, Кремль тирәсендә язгы дератизация узган инде. «Территорияләрне кимерүчеләрдән арындыру ел саен ягы һәм көзге чорда үткәрелә. Кимерүчеләргә каршы көрәш урыннарын Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе билгели. Шул исәптән, халык мөрәҗәгатьләре дә исәпкә алына», – диелгән мэрия хәбәрендә.
Вазгыятькә ачыклык кертүләрен сорап, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенә «ВТ»да мөрәҗәгать итте. Тик язманы тапшырганчы, алардан җавап килмәде. Эшләре чыннан да күп, күрәсең.
2024 елның сигез аенда Татарстанда тычкан бизгәгенең 228 очрагы теркәлгән. Чирнең билгеләре салкын тидерүнеке белән охшаш, ди белгечләр. Тән температурасы күтәрелә, баш чатнап авырта һәм мускуллар сызлый. Авыруны теләсә кайда йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә нинди дә булса эшләр башкарганда, битлек һәм пирчәткә кияргә киңәш ителә. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире һәм бөер проблемаларыннан интегүчеләргә куркыныч яный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез