Газетага язылу

Коткару союзы

Фидакарьлек, гаярьлек. Гаделлек хакына корбан булырга әзерлек. Бүгенге заман андый сыйфатлар белән мактана ала микән? Ихтимал, юктыр.

Дөнья артык меркантиль хәзер. Ә төгәл 200 ел элек – 1825 елның 26 декабрендә (иске стиль буенча 14 декабрьдә), бер төркем дворян офицерлар, гаделлек хакына Россиядәге тәртипләрне тамырдан үзгәртергә ниятләп, кораллы фетнә күтәрә. Ул фетнәне без Декабристлар восстаниесе исеме астында беләбез.

 

Исеме ай исеменә – декабрьгә барып тоташкан ул вакыйга без яшәгән илнең тарихында үзенчәлекле урын алып тора, дию урынлы. Чөнки ул илдәге җәбер-золымнарны кабул итмәгән, халык бәхете өчен көрәшкә әзер зыялы катлауның булганлыгын, көрәшкә әзерлеген һәм халык дигәндә үзен аямавын күрсәтә. Фетнәне самодержавиегә каршы беренче восстание буларак та беләләр.

 

ХIХ гасыр башы. Наполеонны җиңгәнгә дистә елдан артык вакыт үткән. Җиңүче халыкның тормышы һаман элеккечә: крепостное право дәвам итә, халыкның күпчелеген тәшкил иткән крестьян бөтенләй үк хокуксыз. Алпавытлар аларны бер-беренә сата, бүләк итә, кәрттә оттыра. Күпчелекнең михнәте, бәхетсезлеге хисабына азчылык рәхәт чигә, муллыкта яши. Бер үк вакытта кайдадыр Иске Дөньяда инде ХVIII азагында ук «Кеше һәм гражданин хокуклары» дигән декларация язылган, кайсыдыр илләрдә инде парламентлар эшли, Конституцияләр көченә кергән. Сугышта катнашкан, белемле дворян егетләрнең Россияне дә шул юлга кертәсе, илне алгарышка юнәлтәсе килә.

 

Наполеонны Парижга тикле куган офицерлар төрле декларацияләрдән дә бигрәк ул тарафлардагы тормыш-көнкүрешне дә күрә, үз илендәге белән чагыштыра. Чагыштыру һич тә алар яшәгән ил файдасына булмый. Сугышны 1814 елда тәмамлап, илгә кайткан зыялы офицерлар, ике ел үтәр-үтмәс, «Коткару союзы» дип аталган яшерен оешма төзи. Бераздан ул «Союз благоденствия»гә әйләнә. Кан коймый гына ил башкаласы Санкт-Петербургта түнтәрелеш оештырырга, патшаны һәм яраннарын чит илгә сөрергә, Конституция кабул итәргә – гаделсезлекләргә, илне чабуыннан тартып торган, алга җибәрмәгән гадәтләргә, крепостной коллыкка нокта куярга тели алар. Фидакарь дә, тәвәккәл дә, уй-холыкларында күпмедер күләмдә идеализм да булган ир-егетләр шундый максатлар белән салкын декабрь иртәсендә Сенат мәйданына чыга да. Тук, дөньялары җитеш, киләчәге проблемасыз ул офицерлар, фетнә барып чыкмаган очракта, үзләрен нәрсә көткәнен дә яхшы белә.

 

Бу урында восстаниенең хронологиясен укучының исенә төшерәсе килә. Бунт 1826 елның җәенә билгеләнгән булса да, «Син ниятлисең, Ходай тәгаенли», дигән кебек, көтмәгәндә Әби патшаның оныгы, Павел I улы булган император Александр I үлеп китә. Тәхеткә аның энесе Николай I утырырга тиеш була. Фетнәчеләр шушы хәлдән файдаланып калырга уйлый. Ниятләре – армия һәм Сенат яңа императорга ант биргәнче властьны үз кулларына алып, Вакытлы революцион хөкүмәт төзеп кую. Ул эш барып чыккан очракта алар илдә Конституция кабул итәргә, крепостное правоны бетерергә, матбугат иреге кертергә, чиновник-түрәләрне сайлап куюны гамәлгә ашырырга җыеналар. Тик иң изге ниятләр, иң олы максатлар белән янган, чын ватанпәрвәр егетләр барысын да исәпләп бетерми, хәстәрләп өлгерми. Восстание вакыты күчерелү дә билгеле бер буталчыклык тудыра, ул тиешле әзерлексез башланып китә. Өстәвенә, фетнә җитәкчесе князь Трубецкой да ни сәбәпледер мәйданга килми. Сенатның бер көн алдан ук ант кабул иткәнлеге беленә. Бер җитешсезлеккә икенчесе ялгана. Восстаниенең уңышсызлыгы да шуның белән аңлатыла... 

 

Вакыйганың детальләренә артык бирелмичә генә фетнәнең тарихи урыны, әһәмияте хакында әйтик. Восстаниенең гаделсез дәүләт строена – абсолют монархиягә каршы Россия тарихында беренче күтәрелеш булуы билгеле. Восстание, уңышсызыкка юлыкса да, илдәге алдынгы иҗтимагый-сәяси фикерләргә киң юл ача, алдынгы карашлы кешеләр санын күбәйтә. Россиядәге укымышлы катлау самодержавиенең ил үсешен, алгарышны тоткарлавын чынлап торып аңлый башлый. «Декабристлар Герценны уятты. Герцен революцион үгет-нәсыйхәтне җәелдерде». Ленинның бу җөмләләрен безнең буын кешеләре хәтерлидер әле. Большевистик революциянең дә чишмә башы бәлки күпмедер декабристларга барып тоташадыр.Тик аңа кадәр самодержавиегә нокта куйган Февраль революциясе дә була бит әле. Сүз уңаеннан Россиядәге ХХ гасырдагы бар булган тетрәнү, михнәтләрнең нигезендә шул революцияне, аның казанышларын саклап кала алмау ятуын да билгелик. Ул инкыйлаб китергән демократик ирекләрдән файдаланып, нәкъ менә большевикларның хакимияткә килүен…

 

Фетнә бастырылып өч дистә ярым ел үтүгә, Россия крепостной коллыктан, ниһаять, баш тарта. Николай I декабристларны асса-киссә, сөргенгә җибәрсә дә, өч йөз елга сузылган ул хурлыклы чордан котылуга әзерлекнең шул патша заманында ук башлануы билгеле. Сенат мәйданында без бүген сөйләгән вакыйга булмаган очракта, богаулар, ихтимал, күпкә соңрак салыныр иде. Патша Николай II нең «17 октябрь манифесты» дип аталган, алгарышка юнәлтелгән, халыкка гражданлык ирекләре биргән закон акты да – хәтсезгә соңга калса да, декабристлар теләгән документ. Ягъни дворян-офицерлар тормышка ашыра алмаганнар, ләкин ул башлангыч алардан соң килгән реформаторлар өчен маяк ролен үтәгән, дисәк тә ялгышмабыз. Пушкинның: «Не пропадет ваш скорбный труд, и дум высокое стремление», – дигән теләге акрынлап үтәлеп килгән.

 

Ни кызганыч, декабристлар бүгенге идеалларсыз, күпмедер сансыз, каты күңелле, ялган белән тулы заманның геройлары түгел. 200 еллыкны юньләп искә алмау да шуның белән аңлатыла кебек...

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре