Дүшәмбе, 10 июль кичендә, Башкортостанның Мәләүез районында, бер кеше һәлакәтенә китергән авария була. Бу хакта Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иткәннәр.
Юл-транспорт һәлакәте Зирган торак пунктының Совет урамында була, анда арбалы мотоблок һәм мотоцикл бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 6 кеше, шул исәптән 4 бала, җәрәхәтләнгән. Мотоблок белән идарә итүче ир-ат һәлак булган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы балаларның сәламәтлегенә бернинди куркыныч янамый дип хәбәр иткән. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклана.
Фото: https://newsbash.ru/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез