Котырыну: авыру очраклары арта, сәбәбе нидә?

Белгечләр Татарстанда кыргый хайваннар арасында котыру авыруы арту сәбәпле чаң кага. Ел башыннан 14 очрак теркәлгән. Шуның өчесе август аена туры килә. Ә бит 2023–2024 елларда бу авыру бөтенләй очрамаган иде. Сәбәп нидә? Белгечләр вазгыять турында ни уйлый һәм нинди чаралар күрергә планлаштыра?

Котыру авыруының беренче ике очрагы яз көне Әлмәт районының «Кичүчат» хуҗалыгында теркәлде. Ул вакытта эре мөгезле терлекләр авырды. Бераздан бер-бер артлы төрле районнардан күңелсез хәбәрләр килеп ирешә башлады. Кама Тамагында – бурсык, Биектау һәм Алабуга районнарында – песи һәм эт, Әлмәттә – эт, Яңа Чишмәдә – бурсык, Буада – ике төлке, Биектауда – эт һәм төлке, Сабада – песи, Сарманда – эт, Алабугада – эт, Нурлатта төлке авыруы ачыкланды. Әлеге җирлекләрнең барысында да карантин игълан ителде.

Вазгыятьнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуы турында Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә дә сөйләштеләр. Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев республикадагы вазгыять турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерде.

Идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин фикеренчә, соңгы айларда республикада котыру авыруы килеп чыгуның төп сәбәбе – төлкеләр саны артуда.

– Узган елларда төлкеләрне атар өчен бер тапкыр юллама алу да җитә иде. Ә быелның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән закон буенча, бары тик котыру авыруына шик булган төлкеләрне генә атарга рөхсәт ителә. Быел атылган һәр төлке өчен 500 сум акча түләнә. Елына 10 мең төлке юк ителергә тиеш. Узган ел 6 мең тирәсе төлке атылган булса, быел бик күпкә азрак, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Котыру авыруы очраклары ешайгач, төлкеләрне күбрәк санда юк итәргә карар кылдылар. Тик, җитәкче урынбасары әйтүенчә, без күп вакытны югалттык. Узган атнада 187 төлкене атсалар да, ел башыннан 1862 җәнлек кенә юк ителгән.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, быелның кышкы исәп алу нәтиҗәләре Татарстанда 6,1 мең төлке булуын күрсәткән. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 800 гә арткан.

– Элек без төлкеләр санын контрольдә тота идек. 2023–2024 елларда бер тапкыр да котыру авыруының ачыкланмавы шуның нәтиҗәсе булды. Ә бит 2021 елда – 23, 2022 елда 7 очрак теркәлгән иде. Чагыштыру өчен: 2015 елда кыргый хайваннар арасында котыру авыруының 145 очрагы ачыкланды, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул вакытта вазгыятьне төлкеләрнең санын җайга салып хәл иттеләр. Беренчедән, республиканың аучылык җирләрендә котыру авыруына каршы вакциналарны даими рәвештә куя башладылар. Икенчедән, төлкеләрне күпләп ауладылар. Әйтик, 2022 елда – 8137, 2023 елда 7888 төлке ауланган. Бу төлкеләр санын киметкән. 2018 елда 8 мең төлке булса, 2023 елда 5386 җәнлек калган.

Әтнәдә яшәүче Искәндәр Гарифуллин да төлкеләрдән куркуын яшерми.

– Куяннар һәм тавыклар торган лапаска төлкеләр ияләште. Бер юлын белгәч, көнаралаш төшә башладылар. Куяннар күп минем, исәбен дә белмим. Хәзер төлкеләрдән азы гына калды. Тавыкларның тугызын юк иттеләр. Кызганыч, әлбәттә. Агу да куеп булмый, капкан кую да шикләндерә. Инде араларында авыру төлкеләр булмасын, дип тә куркыта. Күрше Биектау районында ике очрак турында әйттеләр. Шуңа күрә уен эш түгел, – диде ул.

Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Чиспияков та авыруны булдырмый калырга вакцина гына булышмавын, кыргый хайваннарның да санын киметергә кирәклеген әйтте.

– Хайваннарда котыру авыруы билгеләре булган очракта, безнең хезмәткәр урынга чыгып, алар турында бөтен мәгълүматны туплый да шуннан соң аларны ветеринарларга алга таба өйрәнер өчен тапшыра, – ди ул.

Белгечләр әлеге авыруны дәвалап булмавын кат-кат искә төшерә. Кешеләргә йогу куркынычы булу хәлне тагын да катлауландыра. Быел да котырган эт һәм төлке ике баланы тешләгән.

– Биектау районының Дөбъяз авылында бер кеше хуҗасыз этне ияләштергән булган, аны ташландык бинада карап, ашатып торган. Шул эт 12 яшьлек яшүсмерне тешләгән. Нурлатта велосипедта баручы балага да төлке ташланган. Бәхеткә, аларның берсенә дә зыян килмәгән. Балаларны шунда ук табиблар күзәтүе астына алдылар, – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш эпидемиологы Дмитрий Лопушев журналистлар белән очрашу вакытында да котыру авыруының бик куркыныч булуын әйтте.

– Кызганыч, 200 еллык тарихы булса да, без котыру авыруын дәваларга өйрәнә алмадык. Шуңа күрә бу авыруны йоктырган кеше исән калмый. Гомумән алганда, хайваннардан кешеләргә күчә торган авыруларны булдырмый калу өчен профилактика чараларына бик зур игътибар бирергә кирәк, – дигән иде ул.

Карантин вакытында нәрсә эшләргә ярамый?

Ит сату, аны һәм эшкәртелмәгән тирене әлеге территориядән алып чыгу, сәламәт сыерларның сөтен кайнатмыйча эчү һәм авыру терлекләрне сую тыела.

Кыргый яки хуҗасыз эт тешләгән очракта, нишләргә?

Яраны юарга һәм спирт яки антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә.

– Кирәк булса, табиб прививка курсын билгеләячәк.

– Прививканы 3–6 тапкыр 90 көн дәвамында ясыйлар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре