Язга чыгуга, бакчаларыбыз искитмәле лалә чәчкәләренә күмелсен өчен, сентябрь-октябрь айларында ук бу матурлыкның хәстәрен күреп куярга кирәк. Тәҗрибәле бакчачы Дания Гыйбадуллина көзен тюльпан утыртуның серләре белән уртаклашты.
Вакыты. Кыраулар башланырга 3–4 атна кала утыртудан да яхшысы юк. Һава температурасы +5 градустан артмаска, туфрак температурасы +10 градус чамасы (10–12 см тирәнлектә) булырга тиеш.
Сыйфаты. Көзен утырту өчен иң әйбәт суганчалар – диаметры 4 см һәм аннан зуррак булганнары. Бу очракта лаләләр киләсе язда ук шаулап чәчәк атып утырачак. Уртача зурлыктагыларының (3,5–3,9 см) чәчәк атуы икеле-микеле генә: көч җыеп бетермәскә мөмкиннәр. Вакларының (2,2–3,4 см) чәчкәгә төренүен исә 2–3 ел көтәргә кирәк.
Дөрес утырту кагыйдәләре. Тюльпан гөмбәчекләр, бактерияләргә бирешүчән булганга, утыртыр алдыннан суганчасын ярты сәгать чамасы алсу төстәге марганцовка эремәсендә тоту хәерле. Чиста су белән юып алгач кына туфракка утыртасы.
Лалә – кояш баласы. Бакчада салкын җилдән ышыграк булган, кояш төшә торган җылы урынны ярата. Күләгәдә сабагы озынаеп нечкәрә, чәчәкләре вак, төссез була. Суганчалы үсенте уңдырышлы кара туфракта әйбәт үсә.
Ашлама. Бер квадрат метр туфракка (аеруча кызыл туфракка) 7 кило черегән тирес яки компост кертергә кирәк. Торф яки ком (1 чиләк), көл (1 стакан) өстәргә. Шулай ук минераль ашлама – калий сульфаты, суперфосфат (1 аш кашыгы күләмендә) өстәргә мөмкин. Туфракны әзерләп бетергәч, суганчаларны утыртканчы, полиэтилен яки спанбонд белән каплап торырга.
Ә инде утыртуның тирәнлеге суганчаның зурлыгына бәйле. Иң эреләрен 15 см тирәнлеккә утырталар. Тагын да тирәнрәккә күмәргә ярамый: юкса соңрак чәчәк ата башлаячаклар. Уртача зурлыктагыларын – 12–14 см, вакларын – 5–7 см тирәнлеккә. Гадәттә суганчалар бер-берсеннән 18–20 см чамасы ераклыкта утыртыла. Ә инде ешрак – арасын 10 см чамасы гына калдырып утыртсаң, лаләләр бөтенләй дә шау чәчәктән генә торачак.
Утырткач, бераз су сибәргә. Яңгырлы көннәрдә сипмәскә дә мөмкин.
Суганчаның кабыгы чәчәкне тукландыра һәм авырулардан саклый. Шуңа күрә кабыгын куптармаска кирәк. Бу «кием»е үсемлекне бөтен үсеше чорында кирәкле матдәләр белән тәэмин итеп тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез