Узган шимбәдә Татарстан халкы кулына көрәк алды. Республиканың барлык район-шәһәрләрендә «Урманнарны саклыйк» илкүләм акциясе үтте. 20 мең кеше 142 урында барлыгы 2,5 миллион агач утыртты.
Зәңгәр күлдә
Казандагы Зәңгәр күл тирәсендә 175 данә чыршы белән миләш агачы үсәчәк.
– Татарстанның барлык район-авыллары да «Урманнарны саклыйк» акциясенә кушылды, – диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов. – Әлеге чарада катнашучы һәркемгә рәхмәттән башка сүз юк. Алар үз эше белән республиканың киләчәгенә өлеш кертә.
Өлеш кертүчеләр арасында агач утыртачакларын ишетеп килгән Биектауда яшәүче Илнар Измайлов та бар иде.
– 10 яшьлек улым ел саен, агач утыртырга барыйк, дип сорый. Ике ел инде эштә кала идем. Быел урманчылардан алдан белешеп куеп, эш көнемне алыштырып, улымны алып килдем. Шулкадәр сөенде. Әллә ничә агач утырттык. Әле килеп су да сибәргә җыена, – ди Илнар.
Арчада шаулыйлар
Арча районында Казансу ярларын ныгыту, елга тирәсендә утыртылган агачларны яңарту максатыннан 8 мең имән һәм чыршы үсентесе тамыр җәячәк. Бу эшкә Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән СИБУР компаниясе дә кушылды.
– Сулыклар янәшәсенә урман утырту проекты 2022 елдан бирле эшләп килә. Экология фәнни-тикшеренү институтындагы хезмәттәшләребез сулыкларга анализ ясаганнан соң, агачлар утыртуны яңартырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әлеге тәҗрибәне Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланачаклар. Без аны «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысасында башкарабыз, – диде Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева.
Рус географик җәмгыяте җитәкчесе Дмитрий Шиллер, агачлар Казансуга эләгәсе суны чистартачак, ди.
– Басулардан агып төшкән суның сыйфатын яхшыртып, алар Иделнең савыгуына да ярдәм итәчәк. Агачлар утыртып, чишмә-суларны саклап, бездән соң киләчәк буынны кайгыртабыз, – ди ул.
Хәзер Арчаның Төрнәле авылы янындагы агачлар саны 8 меңгә артты. Арча урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин әйтүенчә, алар шактый күләмдә агачлар утырта.
– Язын утырткан, әмма үсеп китә алмаган үсентеләрне яңарттык. 4 рәт имән белән 6 рәт чыршы үсәчәк. Көзен утырткан агачлар нык була, алар яхшы тернәкләнеп китә, – ди ул. – Авыл халкы да актив. Әйдәгез, агач утыртыйк әле, дип безгә еш киләләр. Андыйларга ничек юк диясең инде?! Рәхәтләнеп бергә эшлибез. Бездә мәктәп урманчылыгына йөрүчеләр дә табигатьне саклауга зур өлеш кертә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез