Җәйге яллар артта калды, мәктәпләрдә, бакчаларда янә тормыш кайный. Авыл җирендә исә эшнең азмы-күпме кими барган чоры. Бакчада уңыш җыелган, печәнлекләр тулы... Тормыш үз көенә бара төсле. Ә күңел тынычмы? Көзгә нинди кәеф белән керәбез?
Эшләп ачыла күңел
Ел башыннан бирле Россиядә антидепрессантларга ихтыяҗ 40 процентка арткан. Төгәлрәк әйтсәк, шул вакыт эчендә 12,9 млн кап антидепрессант сатылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 36 процентка күбрәк. Көзен әлеге препаратларга сорау бермә-бер арта, ди белгечләр. Бу аңлашыла да. Рәсми саннарга ышансаң, бүген Россиядә яшәүче һәр дүрт кешенең берсе көзге депрессиягә бирелә. Иң кызыгы: күңел төшенкелегенә тап булучыларның күбесе шәһәрдә яши икән.
Шулай булмый ни! Авыл кешесенең юк-барга борчылып, күңелсезләнеп утырырга вакыты да, теләге дә юк аның! Эш дигәнең барысын да оныттыра. Блогер Айгөл Тимербулатова шул фикердә.
– Әти-әниемнән чыгып әйтәм: авыл кешесенең юк-бар уйларга бирелергә бер минут буш вакыты юк аның. Алар гел эштә, хәрәкәттә. Безнең авылда, мәсәлән, абзар тулы мал-туар. Мин анда ничә баш терлек барлыгын да санап бетерә алмыйм. Шуңа өстәп умарта, бакча... Әле бу көннәрдә яңгырлар ява башлаганчы дип тырыша-тырыша баз казыйлар. Суярга дип күп итеп тавыклар алып кайттылар. Шуңа күрә әти-әнинең бөтен уе эш турында, – ди Айгөл.
Авыл кешесе үз күңелен үзе күрергә дә гадәтләнгән ул. Питрәч районының Тау Иле авылы халкы әле бу көннәрдә бакчадан җыеп алган уңыштан гошер сәдакасына өлеш чыгарган. Аны авыл мәчетенә илтеп тапшырганнар. Эш арасында әнә шундый игелекле гамәлгә вакыт табарга да җай чыгуга сөенеп йөргән көннәре аларның.
– Авыл халкы тапшырган гошер сәдакасын шушы көннәрдә ятимнәргә таратачаклар. Күңел шуңа сөенә. Бакчаларда уңыш җыелып бетте инде, авылда эш акрынлап кими бара, – ди Тау Илендә яшәүче Алинә Мөхәммәтдинова. – Әле менә грипп, ОРВИ сезоны башланды. Күпләр авырый бездә. Шул гына борчып тора. Ил-көндә барган хәлләр турында ишетеп торабыз. Телефонга килгән кисәтү хәбәрләренә дә ияләштек инде. Коткыга бирелүче юк, авылда тыныч.
Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәүче Гүзәл Миңнегалиева менә күңел тынычлыгы белән мактана алмый. Почтада эшләгәч, авыл халкы белән гел сөйләшеп тора ул.
– Кем белән сөйләшмә, барысының телендә бер сүз – дөнья кайчан тынычланыр да кайчан тыныч күккә карап яши башларбыз икән, диләр. Элек бернинди борчу-хәсрәт күрмичә шулкадәр тыныч яшәгәнбез. Әнә шул вакытларны сагынабыз, – ди Гүзәл.
Онытылып торырга әле ярый эш бар, ди әңгәмәдәшем. Иртәнге дүртенче яртыдан кичке тугызга кадәр ниләр генә эшләргә өлгерми алар. Миңнегалиевларның бакчасында әле дә эш кайный: кишер, чөгендер аласы, малларга дигән чөгендерне эш итәселәре бар.
– Калган яшелчә, җиләк-җимешне җыеп, эшкәртеп бетереп куйдык. Базга бәрәңге салдык, орлыкка дигәнен күмеп куйдык, Аллаһка шөкер. Исән-сау ашарга язсын. Без быелгы көздән бик канәгать. Мондый көзнең булганы юк иде әле. Безнең өчен бик бай булды ул, – ди Гүзәл.
Шомлы сәгатьләр
Авылдан шәһәргә чыгып киттек. Бу атнада Казан халкы шомлы сәгатьләр кичерде. Пилотсыз очкыч һөҗүме режимы игълан ителү сәбәпле шәһәрдә сиреналар яңгырады, кайбер мәктәпләрдә, бакчаларда балаларны эвакуацияләделәр. Алар берничә сәгать дәвамында мәктәп спорт залында, подвалларда утырды.
Яшерен-батырын түгел: кисәтүле хәбәрләр телефонга көненә әллә ничә тапкыр килеп тора. Моңа шулкадәр ияләшеп киттек, хәтта аларны һава торышы үзгәрү турында кисәткән кебек кенә кабул итә башладык. Әмма бу дәрәҗәдә шомланган юк иде. Ата-аналарның күбесе нәрсә эшләргә белми чаң сукты: балам исән-саумы икән, ул мәктәптә калса тынычрак булачакмы, әллә өйгә алып кайтсаң ышанычлыракмы?
Улы Казанның 187 нче лицеенда белем алучы Сиринә Карипова сүзләренә караганда, аларның сыйныфы дүрт сәгать подвалда утырган.
– Әти-әниләр килсә дә, балаларны җибәрмәделәр. Балага куркыныч, әлбәттә. Араларында елаучылар да булган. Коткыга бирелмәдек. Мәктәптә бар да тиешле дәрәҗәдә оештырылган, балага да анда куркынычсызрак дигән нәтиҗәгә килдек, – ди ул.
Казанның 73 нче мәктәбендә балаларын килеп алган ата-аналар да булган. Шушы мәктәптә укыткан Лилия Шәрәпова яшерми: нык курыкканнар.
– Балалар шау-гөр килде, ләкин артык коткыга бирелмәделәр. Әллә инде алар да шуңа ияләшеп киләме?! Озакка киткәч, ата-аналарга балаларны килеп алырга куштылар. Алар да дулкынланган, курыккан иде, – ди укытучы.
«Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, курыксак та, халык мондый хәбәрләргә артык игътибар бирми хәзер. Аның балалары Казанның 175 нче гимназиясендә белем ала.
– Беләсез бит инде, безнең мәктәп моннан берничә ел элек зур фаҗига кичерде. Шуңа бу атнада булган хәлләрдә балалар да, без дә паникага бирелмәдек. Гомумән, соңгы арада халыкның ул яктан тынычлана төшкәне сизелә. Яхшыдырмы-юктырмы: әмма мондый мондый шартларда яшәргә ияләшеп барабыз. Без, хәзрәтләргә, рухи ярдәм сорап килүчеләр дә бермә-бер азайды, кеше бар нәрсәне дә күңеленә якын алмый башлады, – ди хәзрәт.
Күңелгә якын алу димәктән, Казанның Фучик урамында яшәүче Нурия ханым, көзне дә, кышны да куркып көтәм, ди. Аена 17 мең сум пенсия алып яшәүче пенсионерның үз кайгысы: акча җиткерә алырмынмы, дип борчыла ул.
– Җәй көне рәхәт иде әле. Бакчасы булган кеше көн дә безнең йорт янына килеп яшелчә, җиләк-җимеш сатты. Әле генә өзеп алынган, бәяләре дә чыдарлык. Кышын боларның барысын да кибеттән сатып аласы булачак. Ә андагы бәяләр якын килерлек түгел. Атланмай әле яңа гына 30 сумга кыйммәтләнде. Сөтнекен дә арттырып куйганнар, – ди Нурия ханым.
Фикер
Чулпан Гарәфиева-Нигъмәтҗанова, психолог:
– Бүгенгедәй катлаулы чорда үзеңне кулга алу бик мөһим. Хыял-максатларыңны чынга ашырып яшәүдән туктамаска кирәк. Ник дигәндә, мондый чорда җәмгыятьтәге киеренкелек шул дәрәҗәдә көчле була ки, кеше хәтта үзе дә сизмәстән күңел төшенкелегенә бирелергә мөмкин. Яшәү мәгънәсен югалтудан да куркынычрак нәрсә юк. Тискәре уйлар кешене бетерә, төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа күрә һәрчак якты уйлар белән, гел хәрәкәттә, нәрсә белән булса да мәшгуль булып яшәргә кирәк.
Регина Фәхрисламова, педагог-психолог, балалар психологы:
– Балалар бар нәрсәне губка кебек сеңдерә. Бала кечерәк булган саен, аның кәефе ата-анага шулкадәр бәйлерәк. Шуңа күрә баланың ныгымаган психикасын саклауны үзеңнән башларга кирәк. Ни өчен шулай уйлавыгызны, эшләвегезне анализлап, башка хаталар ясамас өчен, үзегез өчен нәтиҗәләр чыгарыгыз. Без тормышыбызны бөтен начар, тетрәндергеч хәлләрдән чистартып бетерә алмыйбыз. Вакыты ул түгел. Күңел төшенкелегенә бирелгән вакытлар да еш булачак. Иң мөһиме шул: ул озакка сузылмасын һәм даими күренешкә әверелмәсен. Ул очракта инде кичекмәстән психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моңа психологның гына көче җитми.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез