КТО режимын берьюлы өч Россия төбәгендә керттеләр

Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә контртеррористик операция режимы, дип хәбәр итә Милли террорчылыкка каршы комитет.

Комитетта билгеләп үтүләренчә, Киев режимы Россиянең берничә төбәгендә хәлне какшатырга тырышкан. Һөҗүм нәтиҗәсендә тыныч халык корбаннар булды, йортлар һәм башка гражданнар объектлары җимерелде.

Гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм дошманның иверсион-разведка формированиеләре тарафыннан терактлар кылуны булдырмау өчен Милли террорчылыкка каршы комитет рәисе, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры А.В. Бортников 9 августтан террорчылыкка каршы операцияләр үткәрүне оештырырга карар кылды.
Шулай ук дәүләт органнары тарафыннан гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә, хокук тәртибен саклауга һәм объектларның террорчылыкка каршы яклануын көчәйтүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар күрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре