Газетага язылу

Кукмара районының Вахит авылында хаҗга юллама уйнатканнар

Кукмара районының Вахит авылында хаҗга юллама уйнатканнар

“Вахит” колхозы җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов  авыл мәчетенә йөрүчеләрне сөендергән. Изге Рамазан ае алдыннан ул берничә кешегә хаҗга юллама биргән. Шулай ук быел хаҗга җыенучы авылдашларына 50 шәр мең күләмдә акча да тапшырган.

– Анда баргач акча күп кирәк. Чыгымнарыгызга тотарсыз. Күчтәнәчкә безгә тәмле чәйләр алып кайтырсыз, – ди хуҗалык җитәкчесе.

Ирләр арасында уйнатылган хаҗга юллама Илдар Сәләховка чыккан. Ә инде хатын-кызлар арасында Резидә Хәбибуллинага насыйп булган.

– Бу бүләк турында ишеткәч, күңелем белән насыйп булса иде дип бик теләдем. Әле кызларга да әйттем, юллама минке булачак, дидем. Отам дип килдем. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Ул насыйп итмәсә, бернишли дә алмыйсың, – ди Резидә апа. – Изге җирләргә барып хаҗ кылырга насыйп булсын. Җитәкчебезгә бик рәхмәтлебез. Андый кеше бөтен Татарстанында бер генәдер ул! Нәфыйк Хөсәеновка исәнлек-саулык, эшендә уңышлар телим. Бәйрәм саен бүләк өләшә. Юмартылыгы үзенә меңләтә әйләнеп кайтсын!

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре