Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә күл янында автомобильдә 4 ир-атның мәетен тапканнар.Бу хакта “РИА Новости” Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
“21 май көнне кичен Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендәге күл янында УАЗ автомобиле салонында 4 ир-атның мәете табылган, аларда көч куллану билгеләре юк”, – диелә ведомство хәбәрендә.
Ир-атларның үлеме сәбәбен ачыклау максатында суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Саксызлык аркасында 2 һәм аннан күбрәк кешене үлемгә китерү буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез