Сабада яшәүче Флүзәнең кулы бар эшкә ятып тора. Ул эшләгән кибеткә кергәч, шаккаттык. Бина эчтән дә , тыштан да матур итеп бизәлгән. Бөтен җирдә Флүзә ясаган эшләнмәләр. Соңгылары Яңа елга багышланган.
– Хәзер бит интернетта бар да бар. Иренмәскә генә кирәк, - ди ул. – Балаларым бакчага йөргәндә кул эшләре гел кирәк булды. Әле дә кече балам бакчада йөри. Алар белән бергә төрле эшләнмәләр ясый-ясый остарып беттем. Кул эшләрен сорап ясатучылар да бар. Кибет хуҗасы Гөлия Кәримова да матурлыкны ярата. Аның идеяләре шулкадәр күп. Нәрсә күрә, шуларны ясап бирүемне сорый. Чәчәкләр дә ясыйм, төрле уенчыклар да, әле менә хәзер чыршы бизәдек. Аны гадәти итмәдек, почта тармасы да ясап элдек. Анда теләкләрне җиткереп була. Кибет тышында Яңа ел символлары да булачак. Кыш бабайсыз, Кар кызыннан башка бәйрәм булмый инде ул.
Флүзә боларның барысын да кул астында ни бар – шуннан ясый. Безгә дә чыршы ботагын бизәп күрсәтте. Ул аны киптерелгән җиләк-җимеш белән матурлый.
– Әфлисун, алмаларны киптереп алам. Чыршы ботагын бизәр өчен махсус клей пистолет кирәк. Бер авырлыгы да юк – калын җеп аласың да, әфлисуннарны шуңа ябыштырып кына барасың, – ди ул.
Флүзәнең осталыклары күп. Әмма ул аны бик сөйләргә ашыкмый. Баксаң, бик матур итеп ыргак белән бәйли дә икән. Анысына кечкенәдән өйрәнгән булган.
– Балалар белән декретта утырганда, альбомнар ясый башлаган идем. Ярый өйрәнгәнмен дим. Бик кирәге чыга. Кешегә бүләк итәргә дә күңелле. Кулың эш белгәч тә, рәхәт инде, – ди ул. – Мин бик сабыр кеше түгел үзе. Әмма кул эшләре тынычландыра, күңелем ял итә. Аларның файдасы да бар, эшләве үземә бик ошый.
Чыршы ботагын бизәү өчен:
– киптерелгән җиләк-җимеш;
– калын бау;
– клей пистолет кирәк була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез