Күл төбеннән 20 яшьлек егетнең мәетен чыгарганнар

Кичә төнлә Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә күлдән бер егет 20 яшьлек дустының мәетен тартып чыгарган. Бу хакта “GOROBZOR.RU” Башкортстан МЧС матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар дәүләт инспекциясе хезмәткәре мәгълүматларына караганда, ике дус егет “Спартак” предприятиесе күле пляжында ял иткән. Берсе күлдә коенмакчы булып, суга кергән дә баткан. Дусты шундук ярдәмгә килеп, аны тартып чыгарган. “Ашыгыч” ярдәм табиблары, күлдән тартып чыгарылган егетнең үлүен раслаудан гайре, берни эшли алмаган.

“Спартак” күле пляжы су коену өчен җиһазланылган булса да. коену сезоны тәмамлану сәбәпле, биредә иминлек тәэмин ителми.
Мәрхүмнең мәете полиция хезмәткәрләренә тапшырылган. Оператив-тикшерү чаралары уздырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре