2025 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктураны үстерү өчен 1 млрд сум бүлеп бирелгән. 500әр млн сум су белән тәэмин итүгә һәм юллар төзүгә юнәлдереләчәк.
Тукай районының Азмушкино һәм Биклән авылларындагы «Подолнухи» һәм «Рябинка» микрорайоннарында, Яшел Үзәндәге Шатлык, Гаилә, Юбилей һәм башка урамнарда, Лаеш шәһәренең Сәйдәшев-юбилей микрорайонында, Биектау районының Каймар авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү планлаштырыла. Объектлар төзелешенең заказчысы һәм төзүчесе итеп «Заманча энергия саклаучы технологияләр һәм инженерлык коммуникацияләре» оешмасы билгеләнде.
Вак таш-ком катнашмасыннан юллар төзү Тукай районының Азмәкәй авылының «Подсолнухи» микрорайонында, Яшел Үзәннең Шатлык, Гаилә һәм Юбилей урамнары буйлап, Биектау районының Каймар һәм Дачный авыл җирлегендә, Түбән Кама районының Борок авылында, Казанның Совет районының Колсәет торак массивында каралган. Биредә заказ бирүче һәм төзүче булып «Татарстан Республикасы Главстрой» оешмасы тора.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда "Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез