Сораштыруда катнашучыларның 48 проценты, лаеклы хезмәт хакы 100-200 мең сум булырга тиеш, дигән фикерен җиткергән. 19 проценты – 500 мең сумнан күбрәк хезмәт хакын, әйбәт, дип санаса, 18 проценты – 100 меңнән кимрәк суммага да риза. Бу хакта “РБК” яза.
Шул ук вакытта респондентларның 80 проценты акчалы эш ярдәмендә тормышта билгеле бер стандартларга ирешергә теләүләрен күрсәткән.
81 проценты эш хакын арттыру өчен квалификациясен күтәрергә әзер булуын белдергән. 60 проценты укуга бик нык чыгымланырга теләмәвен, бу максатка күп дигәндә 50 мең сум җәлеп итә алуын әйткән. Сораштыруда катнашучылар арасында һәр бишесенең берсе (20%) кереме артсын өчен белемен чарлауга 50-100 мең сум, 9 проценты – 500 мең сумнан артыграк, 8 проценты – 100-200 мең сум, 3 проценты – 200-500 мең сум тотарга әзер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез