Күренекле дирижер Анатолий Василевский вафат

Кичә 82 яшендә күренекле дирижер Анатолий Василевский вафат булды дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Анатолий Александрович Василевский 2011 – 2014 елларда Филармониянең джаз-оркестрының баш дирижеры, 2014-2020 елларда дирижеры булган.

“Анатолий Василевский Татарстанда эстрада-джаз сәнгатендә иң авторитетлы белгечләрнең берсе иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татар дәүләт фидармониясе коллективы маэстроның иҗатын югары бәяләде”, дип яза министрлык һәм дирижерның якыннарының кайгысын уртаклаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре