Татарстанда наркоманиядән интегүчеләр саны берничә ел дәвамында кими бара. Аның каравы республикада синтетик матдәләр куллану аркасында агуланган яшүсмерләр күбәйгән. Кыек юлдан чыгу җае бармы? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында уздырылган «туры элемтә» вакытында шул хакта сөйләштеләр.
Министрлыкның штаттан тыш баш психиатр-наркологы Резеда Хәева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстанда 10,5 мең кеше «наркомания» диагнозы белән исәптә тора. Беренче тапкыр исәпкә куелучылар саны берничә ел рәттән кими икән. Чагыштыру өчен: 2023 елда андыйлар, аңа кадәрге ел белән чагыштырганда, 17 процентка кимрәк булган.
– Күпләр наркомания тәртипсез тормыш алып баручы, авыр хәлдә яшәүче кешеләр, гаиләләр арасында гына очрый, дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Тулы, тәртипле гаиләдә тәрбияләнгән, хәлле кешеләр арасында да шушы начар гадәт белән мавыгучылар шактый, – ди Резеда Хәева.
Яшерен-батырын түгел: күпләр бу кыек юлга яшь чакта кереп китә. Берәүләр шул рәвешле яшьтәшләре арасында кәттәрәк күренергә тырышса, икенче берләре гаиләдәге авырлыклардан качарга, онытылырга тырыша. Кызык өчен генә татып караучылар да бар. Сәбәпләре төрле булса да, нәтиҗәсе бер: наркотикны бер тапкыр татып карадыңмы, шул сазлыкка кереп батасыңны көт тә тор!
Шуңа күрә белгечләр яшүсмер бала тәрбияләүче ата-анага аеруча игътибарлы булырга куша. Резеда Хәева сүзләренә караганда, баланың наркотиклар белән мавыгуын аермачык күрсәтә торган берничә билге бар.
– Монда көн саен баланың күзләренә карап, кулларын тикшереп тору турында сүз бармый. Наркотик кулланган яшүсмернең иң элек үз-үзен тотышы, яшәү рәвеше тулысынча үзгәрә. Укуы начарлана, йокы режимы бозыла. Ул ниндидер таныш булмаган кешеләр белән аралаша, озак вакыт каядыр югалып тора башлый. Баланың кесәсендә табылган сәер төенчекләр дә шик уятырга тиеш, – ди табиб-нарколог.
Резеда Хәева яшүсмерләр арасында синтетик матдәләрнең көннән-көн популярлаша баруына да борчыла. Иң куркынычы: үсмерләр аларны үзенә күрә бер уенчык кебек кенә кабул итә, аңа бәйлелек була алмый, дип саный.
– Теләсә кайсы наркотик бәйлелек уята. Теләсә кайсы психоактив матдә дофаминны – бәхет гормонын арттыра. Кеше үзен бәхетле хис итә. Күп тә үтми аның яңадан шушы халәтне кичерәсе килә башлый. Кеше ул матдәне тагын да күбрәк күләмдә куллана, – ди табиб.
Наркоманияне үзлегеңнән генә җиңеп булмый, белгеч ярдәме кирәк. Андый ярдәмне Республика наркология диспансерында күрсәтәләр. Исәпкә куюларын теләмәгән кешегә телефон аша, аноним ярдәм дә алырга мөмкин. Наркоманиягә бирелгән кешенең туганнарын да онытмыйлар. Алар өчен һәр шимбә көндезге сәгать 11 дә диспансерда психолог бушлай консультация уздыра.
– Аларга наркоман белән ничек аралашырга, аңа ничек ярдәм итәргә кирәклеген аңлатабыз. Безгә килгән күпләр: «Ул наркотикларны ташларга сүз бирде», – ди. Әмма бу сүзләргә ышанырга ярамый. Бу бәйлелектән алай гына котылып булмый, – ди Резеда Хәева.
Сан
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел республикада наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле 4506 җинаять теркәлгән. Соңгы елларда кырын эштә яшүсмерләр дә күбрәк тотыла башлаган. Узган ел әйтик, хокук сакчылары наркотикларга бәйле җинаятьтә катнашкан 65 яшүсмерне тоткарлаган. Аларның 45 е наркотикларны тарату өчен «җаваплы» булган. Әле узган елның декабрендә генә шул рәвешле акча эшләргә теләгән 17 яшьлек егетне ике елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез