Курск өлкәсендә берничә торак пунктны азат иткәннәр

Россия гаскәрләре Курск өлкәсендә берничә торак пунктны азат иткән. Бу хакта “Әхмәт” спецназы командиры генераль-майор Апти Алаудинов үзенең телеграм-каналында белдергән, дип яза “Известия”.

“Бездә ул яктан 155 нче диңгез пехотасы бригадасы керде. Әйтергә кирәк, бик каһарман, бик лаеклы егетләр. Бүген алар дошманны әйбәт кенә кысрыклады. Дошман зур югалтуга дучар булды. Белүемчә, егетләр берничә торак пунктны азат иткән”, – дигән Алаудинов. Ул шулай ук Россия хәрбиләренең Донецк юнәлешендә алга таба бик әйбәт баруларын өстәгән.
Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, кичә Россия Кораллы көчләре Донецк Халык Республикасында берьюлы 4 торак пунктны – Красногоровка, Григоровка, Галицыновка һәм Водяное торак пунктларын азат иткән. 2001 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча Красногоровка шәһәрендә 16,7 мең кеше яшәгән.
10 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, Украина Кораллы Көчләре Курск өлкәсенә бәреп кергәннән бирле 11,8 мең хәрбиен, 93 танк, 24 РСЗО, шул исәптән 7 HIMARS һәм 5 MLRS югалткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре