Курск өлкәсендә яшәүчеләргә Татарстаннан чираттагы гуманитар ярдәм озаттылар

Җылы киемнәр, азык-төлек, дарулар, урын-җир... Татарстаннан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә әнә шундый иң кирәкле әйберләрдән торган чираттагы йөк юлга кузгалды. Ике зур машинага төялгән 35 тонналык гуманитар йөк «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы бүлеге ярдәме белән җыелган.

Партия, гомумән, Курск өлкәсендә тынычлык югалган беренче көннәрдән үк анда яшәүчеләргә гуманитар ярдәм озата. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, моңа аптырыйсы юк. Авыр чакта ярдәм кирәк булса, безнең халык өстендәге киемен дә салып бирергә әзер.

– Бу саваплы эшкә үз өлешен керткән һәркемгә республика җитәкчелеге исеменнән зур рәхмәт. Без авыр хәлдә калган кешеләргә терәк булырга тырышабыз. Республикада яшәүчеләр өчен дә зур вакыйга бу. Безнең халык андый чакта үзенең киемен булса да салып бирә. Нәрсә кирәк, ничек ярдәм итә алам, дип кенә торалар, – ди парламент башлыгы. – Моңа кадәр безнең карамактагы Рубежное шәһәренә, Лисичанск өлкәсенә гуманитар ярдәм җибәргән булсак, бүген 35 тонналык ике машина гуманитар ярдәмне Курск өлкәсенә озатабыз. Монда бар да – биредә яшәүчеләр үзләре сораган иң кирәкле әйберләр.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе активына, Биектау, Буа, Апас районы башлыкларына аерым рәхмәтләрен җиткерде. Алар бу гозергә битараф калмыйча, тиз арада кирәкле әйберләрне җыеп, гуманитар йөк җыюга зур өлеш керткән. «Бердәм Россия» партиясенең Бөгелмәдәге бүлекчәсе Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен бер «ГАЗель» машинасы  кирәк-ярак әзерләгән. Биектау районында яшәүчеләр – 10 тонна ярма, Буадагылар – 10 тонна шикәр, Апас халкы тагын 5 тонна кирәк-ярак җыйган.

Курс өлкәсенә озатылган гуманитар йөкнең 2 тоннасы исә Татарстан халыклары Ассамблеясы тарафыннан әзерләнгән. Ассамблея советының башкарма комитет җитәкчесе Ренат Вәлиуллин сүзләренә караганда, алар, нигездә, җылы киемнәр әзерләгән.

– «Бердәм Россия» партиясенең Курск өлкәсенә гуманитар ярдәм җыюын ишеткәч, безнең Ассамблеяга кергән иҗтимагый берләшмә вәкилләре бу эштә катнашырга теләк белдерде. «Ничек ярдәм итә алабыз?» – дип кызыксындылар. Аннары без «Бердәм Россия» партиясе аша хәзерге вакытта Курск өлкәсендә яшәүчеләргә барыннан да бигрәк ниләр кирәк булуы белән кызыксындык. Аларга иң беренче чиратта җылы киемнәр җыйдык. Азык-төлек тә әзерләдек, – ди ул.

Ассамблея катнашкан беренче генә акция түгел бу. Беренче сентябрь алдыннан алар әтисез калган 40 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырган. Махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыюда да актив катнашалар.

– Тиздән Ассамблея исеменнән егетләргә берничә машина, Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен матраслар җибәрербез дип торабыз. Бик мөһим эш бу. Без халыклар дуслыгы турында гел сөйләп киләбез. Менә шушы уртак изге эш безнең күпмилләтле, дус гаилә икәнебезне тагын бер кат раслый. Безнең көчебез дә шунда, – ди Ринат Вәлиуллин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре