Курск өлкәсе территориясендә ике Украина ракетасы юк ителгән: чәршәмбе кичендә һәм пәнҗешәмбе иртәсендә, дип хәбәр итә губернатор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Смирнов үзенең Telegram-каналында.
Смирнов һава һөҗүмнәреннән саклану системалары хәрбиләре һәм чикне саклаучыларга рәхмәт белдерде, шулай ук ракета калдыклары янына якын килергә һәм аларга кагылырга ярамавын искәртте. Ул ачыклык керткәнчә, мондый әйберләрне тапканда 112 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез