Күзләреңә бер каравым җитә!

Җир йөзендә 2,2 миллиард чамасы кеше күз авыруларыннан интегә. 45 миллион кеше сукырлык диагнозы белән яши. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шулай дип чаң суга. Күзләр сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

Сорауларга Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина җавап бирде.

* Бүген Татарстанда күз авырулы 410 мең чамасы кеше яши. Узган ел республикада беренче тапкыр 92 меңнән артык күз авыруы ачыкланган. Россиядә исә ел саен 16 миллион күз авыруы теркәлә. Җир йөзендә 2,2 миллиард чамасы кеше шундый чирләрдән интегә.

* Бүген республикада яшәүчеләр, нигездә, биш төрле күз авыруыннан зарланып килә. Глаукома арада иң җитдие санала. Инвалидлыкка китергән чирләр арасында да беренче урында тора ул. Макуляр дегенерация (күзнең арткы челтәр катлавы бозылу), күз нервы зәгыйфьләнү очраклары да еш күзәтелә. Шикәр чире вакытында күзәтелә торган күз авыруы (диабетик ретинопатия), катаракта, ерактан яки якыннан начар күрүчеләр дә шактый.

* Көндәлек тормышта күзләрне имгәнүдән сакларга кирәк. Җәйге чорда андый очраклар аеруча арта. Быел, әйтик, триммер белән эшләгәндә күзгә зыян килү очраклары күп булды. Битлек киеп эшләмәгәч, тимер кисәге күзгә эләгә. Ул хәтта күз алмасының эченә үк үтеп керергә мөмкин. Анысы бигрәк тә куркыныч. Болгарка белән эшләгәндә дә сак булырга кирәк. Быел җиләк, чия җыйганда күзенә ботак кадалган кешеләргә дә ярдәм итәргә туры килде. Бер ир-ат өчен балыкка бару да аяныч тәмамланды. Иптәше кармакны суга ыргытам дигәндә, аның ыргагы моның күз алмасына кадалган.

Соңгы елларда 4–5 яшьлек балалар арасында да күз авырулары ачыклана башлаган. Белгечләр бу күренешнең төп сәбәбен заман чиренә әверелеп барган смартфон, гаджетларга бәйлелектә күрә. 7–8 яшьтән кечерәк балалар монитор яктылыгын авыр кабул итә, дип кисәтә табиблар. Шуңа күрә балаларга гаджетларны 20 минуттан да артыграк каратмаска киңәш бирә алар.

Күзләр сәламәт булсын өчен киңәшләр

– Вак рәсем, текстка текәлеп утырганда, күзләр бик нык арый. Шул сәбәпле еш кына кешенең күрүе дә начарлана. Шуңа күрә озак вакыт телефонга текәлеп, нидер карап, укып утырудан тыелырга кирәк. Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.

– Ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50–60 см, телевизор исә  2–3 метр ераклыкта булырга тиеш.

– Күзләрне ял иттереп алырга да онытмагыз. 40–45 минут компьютерда шөгыльләнгәч, 10–15 минут күзгә гимнастика ясап алыгыз. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк. Тагын бер ысул: тәрәзә янына килеп басыгыз да карандаш яки фломастер белән тәрәзәгә бер нокта төртегез. Еракка карап алгач, карашыгызны шул төрткегә юнәлтегез. Аннары кабат еракка карарга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләү күз мускулларындагы киеренкелекне бетерә.

– Йокы режимы бозылу күз нервына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йокыгыз туйганчы йокларга тырышыгыз.

– А, Е, С витаминнарына бай ризыклар (кишер, кара җиләк, брокколи, шпинат, җиләк-җимешләр, балык, ногыт борчагы һ.б.) ашагыз.

– Елга бер тапкыр булса да күз табибына күренеп кайтсагыз да зыян итмәс.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре