Газетага язылу

«Кыямәт радиосы» ни дип куркыта?

Планета иминлекнең глобаль рәвештә югалу чорына кереп бара. Үткән атнада НАТО Генераль секретаре Рютте: «Без бабаларыбыз һәм аларның бабалары кичергән масштабтагы сугышка әзер булырга тиешбез», – дигән дәһшәтле белдерү ясады.

Андый белдерүләргә җитди карарга кирәк, чөнки, чынлап та, державалар зур сугышка әзерләнә һәм сәяси лидерлар моны яшереп тормый. 

АКШ эчендә каршылыклар үсә. Трамп рейтингы төшүен дәвам итә. Үткән атнада Майами шәһәренең мэры сайланды. Сайлау алды көрәше барышында Трамп халыкны республикачы Гонсалесны яклап тавыш бирергә чакырды. Ил лидеры күпме генә өзгәләнмәсен, шәһәр халкы аның сүзләрен тотмады. Соңгы 30 елда ул шәһәрдә гел республикачылар гына җиңеп килгән иде. Трамп үзе анда 2024 елда 55 процент тавыш белән уңышка иреште. Бу юлы Президент сәясәтеннән тәмам туйган халык Демократлар партиясе вәкилен алга уздырды. 59 процент тавыш белән Эйлин Һиггинс исемле ханым мэр булды. 

Трамп үзе өчен уңайсыз булган мәгълүмат чараларына һөҗүмне көчәйтә. CNN җитәкчелеген «коррупциягә баткан яисә эшкә сәләтсез» дип атап, дөньякүләм яңалыклар телеканалын сатарга өнди. АКШның иң йогынтылы газеталарының берсе «New York Times»ны дәүләткә хыянәт итүдә гаепли һәм ябарга чакыра. 

Эчке сәясәте уңышсыз булгач, ул тышкы сәясәтне киеренкеләндерү юлына басты. Латин Америкасында бомбага тотуларның якын арада башланачагын игълан итте. Аның сүзләренчә, бомбалар бары тик «коточкыч» кешеләргә генә төшәргә тиеш. 

Ял көнне Австралиядәге Сиднейда Бонди пляжында коточкыч террор акты оештырылды. Кораллы ике кеше пляждагы кешеләргә ут ачып, бик күп кешене яралады һәм үтерде. Штат полициясе комиссары Лэньон: «Полиция бу кешеләрнең биографиясен өйрәнә. Хәзерге этапта без алар турында бик аз беләбез», – дип игълан итсә, Израиль пропагандасы ату тавышы тынганчы ук моны ислам радикаллары һөҗүме дип шаулый башлады. Террорчыларның берсе кулындагы мылтыкны милләте белән гарәп булган мөселман Әхмәд әль-Әхмәд тартып алса да, аның дине турында шауламаска тырышалар. Шунысы кызык: АКШ һәм Израиль бу һөҗүмне Иранга каршы яңа сугыш башлау өчен сылтау итеп кулланырга тели.
 
Express британ таблоиды якшәмбе көнне, “Кыямәт көне радиосы” («Радиостанция Судного дня») үткән атнада 15 серле хәбәр тапшырды, дип бара, моны Өченче Бөтендөнья сугышы башлану ихтималлыгына бәйли. Бу станция атом сугышы яки дәүләт фаҗигасе очрагында автомат рәвештә хәрби боерыклар тапшыру системасының бер өлеше булырга мөмкин дип саныйлар, әмма кемнеке булуы яшерен булып кала.
   

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре