Газетага язылу

«Сораучылар булса – җиткерегез: Менә шундый ирләр идек без...» Хәсән Туфанның тууына – 125 ел

Хәсән Туфан гадәттән тыш сикәлтәле, фаҗигале, һәлакәтле бер заманда яши. Озын гомер юлы уза. Әмма тормышының һәр баскычында, ул нинди булуга карамастан, әдәбиятның иң алгы сызыгында торырлык көч таба.

«Сораучылар булса – җиткерегез:  Менә шундый ирләр идек без...»  Хәсән Туфанның тууына – 125 ел
«Татар-информ»

Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Нурфия Йосыпова белән без әнә шул баскычлардан атлап, шагыйрьнең гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та булган тормыш һәм иҗат юлын барларга тырыштык.

– Нурфия ханым, Хәсән Туфанның фаҗигале тормышы бик иртә өзелергә мөмкин була: шагыйрь кырык ике яшендә атарга хөкем ителә. Моңа кадәр пролетариат дип саналган шагыйрьне эзәрлекләү ничек һәм ни өчен башлана?

– Сүз башында ук шуны әйтеп куярга кирәк: бу вакыйгаларга бер гасырга якын вакыт үткән, әлеге кешеләрнең берсе дә инде арабызда юк. Бүген ул чордагы, без сөйләшәсе вакыйгаларда катнашкан кешеләрне гаепли дә, аклый да, яклый да алмыйбыз. Аңа хакыбыз да юк. Бары тик ул вакыйгаларны факт буларак бер җепкә генә тезеп чыга алабыз. Истәлекләрдән күренгәнчә, 1934 елның июнендә, Татарстан Совет язучылары идарәсенә сайлау вакытында, Фатих Сәйфи (ул үзе дә 1937 елда корбан була): «Туфан – совет язучысы түгел, эмиграциядән Харбиннан кайткан милләтче», – дип чыгыш ясап, ул елларга хас гаепләү ташлый. Шуннан шагыйрьне эзәрлекләү башлана. «Ант» поэмасы туздырыла, үзе Язучылар берлегеннән һәм аның идарәсеннән куыла, матбугатта аны «Колчак офицеры, япон шпионы» дип фаш итүләр күренеп ала. Шагыйрь эшсез кала, ярым ачлыкта яши. Шушы хәлләрдән соң, 1940 елның 18 ноябрендә кулга алына, 1942 елның 7 мартында үлем җәзасына хөкем ителә. Бер айга якын вакыт үткәннән соң, 28 март көнне үлем җәзасының ун ел каты режимдагы төрмәгә алыштырылганлыгы турында хәбәр килеп ирешә.

 

– Әмма иптәшләре Хәсән Туфанны ташламыйлар дип беләбез. Сугыштан соң татар шагыйрьләре һәм язучыларының Хәсән Туфан турында кайгыртулары, үзләренчә ниндидер чаралар күреп, азат итәргә тырышулары турында да билгеле бит...

– Әйе, фронтовик шагыйрьләр, Свияжск лагеренда утырган шагыйрьнең үзеннән дә гариза яздырып, язучылар исеменнән үтенечкә имзалар җыеп, Туфанны азат итүне сорап, Мәскәүгә, Югары Совет Президиумына мөрәҗәгать итеп карыйлар. Шагыйрьнең үзенең дә 1945 елның 11 августында язган хаты билгеле. Ләкин бу омтылыш акланмый, аны Мордовиядәге тагын да катырак режимлы Потьма лагерена күчерәләр. Хәсән Туфан үзенең истәлекләрендә тоткынлыкта күп язуы, әмма күп шигырьләренең идән асларында ятып калуы турында әйтә. Кечкенә генә папирос кәгазенә 300 әр юл итеп язып алып кайткан шигырьләрен соңыннан ул үзе чистага күчерә. Тоткынлык иҗаты безгә шулай килеп ирешә.

1950 елның 18 ноябрендә хөкем срогы тулгач, Туфан ерак Себергә – гомерлек сөргенгә озатыла. Аны Новосибирск өлкәсенең Устарка районындагы Покровка дигән рус авылына җибәрәләр. 1956 елның 9 апрелендә сөргеннән азат ителә, 30 августта Казанга кайтып төшә. Аңа кадәр үк, 23 августта Сибгат Хәким рәислегендә идарә утырышы үткәрелеп, Туфанны яңадан Язучылар берлегенә кабул итәләр, егерме табак күләмендә җыентыгын бастыру карары чыгаралар. Билгеле, бу вакытта әле Туфанның шигырьләрен укучыга җиткерү мөмкинлеге чикләнгән була.

 

 

1957 елда «Татар поэзиясе антологиясе»нең русчага тәрҗемәсен әзерлиләр. Туфан шигырьләрен язмышы шундый ук сикәлтәле юллар үткән Рувим Моран тәрҗемә итә. Ул аңа рус телендә 7–8 табаклы җыентык әзерләп, Мәскәүдә чыгарырга тәкъдим ясый. 1958 елда Казанда Туфанның «Җырлар, шигырьләр» дигән китабы дөнья күрә, 1960 елда шундый ук җыентыгы Уфада, башкорт телендә дә басылып чыга...

 

– Әмма бу көннәргә кадәр Хәсән Туфанга шактый урау юллар үтәргә кирәк була. Шагыйрьгә карата гаепләүләр әйтелә, дидек, мондый гаеп ташлау өчен җирлек тә кирәк бит...

– Рәсми төстә гаепләү «Ант» поэмасына бәйләп карала. Әмма Мәсгут Гайнетдинов эзләнүләрендә аның башка сәбәпләре турында да әйтелә. 1914 елда Хисбулла (Хәсән Туфанның мулла кушкан исеме шулай) Уфаның «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Анда Шәехзадә Бабич оештырган әдәби түгәрәккә йөри, Галимҗан Ибраһимовтан дәресләр ала. Кыскасы, булачак шагыйрь өчен менә дигән шартлар туа. Әмма ул чордагы тормыш кыенлыклары аны 1916 елда Лысьва шәһәрендә заводка эшкә керергә мәҗбүр итә. Бер елдан кабат «Галия»гә әйләнеп кайта. 1917 ел азагында Уфада «Милләт мәҗлесе» җыела, чыгышларны төгәл язып бару өчен стенографист эзлиләр. Бу эшкә Хисбулланы җәлеп итәләр. Шулай итеп, ул үзе дә көтмәгәндә шушы хәрәкәткә килеп кушыла. Мәҗлес таратыла, ә стенографияләнгән материалларны, гарәп хәрефенә күчереп бирер өчен, Хисбулла кулына тапшыралар. Эшләп бетергәч, документларны үз куллары белән, Петропавелга барып булса да, Галимҗан Акчуринга тапшырырга тиешлеген искәртәләр. 1918 ел башында ул, казах балаларын укытырга дигән сылтау белән, Петропавелга китә. Тик кирәкле кешесен очрата алмый. Аны көткәндә, Омскидан 40 чакрымнардагы бер казах авылында укыта. Шушы вакытта Хисбуллага 1900 елгы казах кешесе Хәсән Кусейнов исеменә паспорт эшләнә һәм Хисбулла Хәсәнгә әйләнә. Вак сәүдә белән йөрүчеләргә кушылып, Чита шәһәренә барып җитә, Акчуринны таба һәм әманәтен тапшыра. 1922 елда Хәсәнне Читага укытучылык эшенә чакыралар, ул анда да яшьләр хәрәкәтен җитәкли. Казанга кайтканчы, әтиләре яшәгән Лысьва шәһәрендә укытучы, мәчет каршындагы китапханә мөдире булып эшләп ала.

 

– Казанда аны ниләр көтә?

– Казанга Туфан 1924 елда кайта, килүгә әдәби мохиткә тартыла. Институтка укырга кергәндә үк Гадел Кутуй белән дуслашалар, бер фатирда яшиләр. Институтның укыту программаларына канәгатьсезлек белдереп, бер елдан укуны ташлыйлар. Хәсән Туфан Бишбалтадагы татар мәктәбенә урнаша, баш-аягы белән шигърияткә кереп чума. Беренче тапкыр матбугатта «Кызыл Татарстан» газетасының 1924 елгы 23 сентябрь санында «Эшче хәбәрчеләр» шигыре белән күренә.

Металлургия заводында слесарь булуын искә алып, аны чын пролетар шагыйрь дип игълан итәләр. Өстәвенә нәкъ шул елларда Туфанның элеккеге остазы Галимҗан Ибраһимов бөтен мәдәни хәрәкәтне әйдәп баручы була. Иң ышанычлы кешеләр итеп, беренче чиратта үз шәкертләренә таяна. Шул елларда ук Һади Такташ Хәсән Туфанның шагыйрьлеге хәтәр сынаулар, хәтта үлем куркынычы алдында торганлыгын да әйтеп кисәтә.

 

– Хәсән Туфан якты дөньяга аваз салуга, ә бәлки тумас борын дип әйтсәк тә буладыр, бетмәс-төкәнмәс каршылыкларга дучар була. Хәтта аңа фамилияне дә әнисе исеменнән чыгып бирәләр. Бу нәрсәләргә бәйле?

– Язмыш шундый борылышлар алдына куя, шагыйрьгә ике исемле, өч фамилияле булырга туры килә. Аның тарихы шактый кызыклы. Барыбызга да билгеле, Хәсән Туфан Аксубай районы Иске Кармәт авылында дөньяга килә. Аның чын исеме – Хисбулла Фәхрулла улы Гөлзизин. Чоры шундый була, Хисбуллага әнисе Гөлзизә исеменнән ясалган фамилия кушыла. Алда әйтеп киткәнчә, Хисбулла 1919 елда Хәсәнгә әверелә. Шагыйрь булып танылганнан соң Туфан псевдонимын ала һәм Хәсән Туфан дигән шагыйрь мәйданга чыга.

 

– Әңгәмәбез башында без «Хәсән Туфан тормышының һәр баскычында, ул нинди булуга карамастан, әдәбиятның иң алгы сызыгында торырлык көч таба» дигән идек. Әмма аның иҗат юлы шактый каршылыклы була...

– Әйе, уйлап карасаң, шаккаткыч хәл, нинди генә авыр сынаулар үтсә дә, Туфан күңелендә шигърияткә булган самими хисне югалтмый. Мөгаен, шушы хис аңа авырлыкларны, язмыш сынауларын үтеп чыгарга ярдәм дә иткәндер. Туфан әдәбиятка романтик шагыйрь булып килеп керә, яңа чор яңа төр шигъриятне мәйданга чыгарырга тиеш дип саный. Үзен «трибун шагыйрь» дип атый, якты киләчәккә ышаныч белән яши, традицион язуны, ӘБИЗМ (Әдәбиятта борынгылыкка иярү законнары мәктәбе) дип, хәтта кире кага. Әмма 1930 елларның икенче яртысыннан Туфан халыкчан фикерләүгә, классик шигърият традицияләренә йөз белән борыла.

Туфанның тоткынлык дәвере иҗаты фикер-фәлсәфә ягыннан да, сәнгати яктан да камилләшә, бөтенләй башка баскычка күтәрелә. Бу чорда язылган шигырьләрендә Туфан үз язмышын рәнҗеш, каргыш аша түгел, ә әрнүле сагыш, үкенеч, моң аша, сынаулардан сынмаган көчле рухлы кеше рухын ачып тасвирлый, әйтерсең лә, иң авыр вакытларда үзен халыкның рухи терәге, тереклек чыганагы кебек хис итә. Шагыйрь хаклык, хакыйкать эзли. Әмма турыдан-туры язмый, «Кайлардан килә икән җил?..», «Илдә ниләр бар икән», «Агыла да болыт агыла», «Иртәләр җитте исә» һ.б. дистәләгән шигырьләрендә билгеле бер образлар артына яшеренеп, үз язмышы турында сөйли. Шагыйрьнең 1940–1950 еллар лирикасы, гомумән, язмыш сынауларын кичергән лирик геройның хис-кичереше аша яктыртылган халык, ил тарихы елъязмасы кебек кабул ителә. Шигырьләреннән күренгәнчә, шагыйрь хатыны Луиза Салиәскәровага булган җылы хисләрен югалтмый. Ә бит бу олы җанлы хатын, ахыр чиктә донор булып канын сату исәбенә булса да, иренә ярдәм итүне үзенең намус эше итеп күрә. Кызганыч, ире кайтырга санаулы айлар калганда яман шеш авыруыннан үлеп китә. Аларга күрешү насыйп булмый. Бу да Хәсән Туфан өчен язмышның чираттагы сынавы була. Шуңа да хакыйкать һәм мәхәббәт Туфанның тоткынлык һәм тоткынлыктан соңгы еллар иҗатын иңләп бара.

 

Бу үзенчәлекләр Туфанның 1960–1980 еллар иҗатында да үстерелә. Ул бик еш Тукай образына мөрәҗәгать итә, туган авылы Кармәткә багышлап шигырьләр иҗат итә. Бу чордагы шигырьләрендә каләм, сүз көчен югары күтәрә, әдәбиятның тормыш-яшәештәге урынын, әһәмиятен югары күтәрергә тели. Әйтик, «Чәчәкләр китерегез Тукайга» шигырендә шагыйрьнең һәйкәленә ел саен китерелгән һәм көн саен китерелергә тиешле чәчәкләр турында сөйли. Тукайга мөнәсәбәтне милләтнең мәдәни дәрәҗәсен билгели торган бизмән итеп күтәрә.

Бу урында Хәсән Туфанның ХХ гасырның икенче яртысы татар поэзиясе үсешенә керткән тагын бер өлеше турында әйтергә тиешбез. Ул үзе иҗат эше белән шөгыльләнеп кенә калмый, тулы бер буын шагыйрьләрнең шигъри остазына әверелә, шул рәвешле татар поэзиясендә Туфан мәктәбе барлыкка килә. Мисал өчен, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һ.б. талантлы шагыйрьләр Туфан фатыйхасын алып шигърияткә килә һәм иҗат итә. Әнә шулай Хәсән Туфан шигърияте ХХ гасыр татар әдәбиятында бөтен бер дәверне колачлый. Шагыйрьнең арабыздан киткәненә дә ярты гасырга якын вакыт үтеп бара. Ә аның һәр сүзе, һәр шигъри юлы бүген дә татар укучысы тарафыннан яратып укыла.

 

Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен Хәсән Туфан ике тапкыр (1970, 1980 елларда) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. «Сайланма әсәрләр» (Казан, 1964) китабы өчен аңа 1966 елда Тукай премиясе бирелә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре