Юл кагыйдәләрен бозу кыйммәткә төшә. Яңа елдан исә ул аеруча кесәгә сугачак. Ник дигәндә, киләсе ел башыннан Россиядә юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган кайбер штрафларның күләмен арттырырга җыеналар. Моннан тыш яңа штрафлар да барлыкка килер дип көтелә. Россия Хөкүмәте Административ хокук бозулар турында кодекска шундый төзәтмәләр кертү турында тәкъдим әзерләгән.
Ул гамәлгә керә калса, киләсе ел башыннан берничә төр штраф күләме артачак. Мисал өчен, машинада барганда саклык каешы эләктермәгән өчен моңа кадәр 1000 сум штраф салган булсалар, киләсе елдан аның күләме 1500 сумга җитәргә мөмкин. Исерек килеш рульгә утыручыларга исә 30 000 сум урынына 40 000 сум штраф чәпәмәкчеләр.
Моннан тыш яңа тәкъдим штрафларны ташлама белән түләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертүне күздә тота. Бүген машина йөртүчеләр егерме көн эчендә штрафны 50 процент ташлама белән түли ала. Яңа үзгәрешләр гамәлгә керә калса, алар 30 көн эчендә штрафның 75 процентын түләячәк.
Яңа ел яңа төр штрафлар белән дә истә калырга охшап тора. Аерым алганда, киләсе елның 1 мартыннан машина йөрткәндә телефоннан сөйләшеп, гаджетларга текәлеп барган өчен штраф сала башлаячаклар. Куркыныч итеп машина йөрткән, машинаның техник үзлекләрен үзгәрткән һәм аңа чамадан тыш көчле мотор куйган өчен дә штраф кертмәкчеләр. Моннан тыш киләсе елның 1 мартыннан юлдагы камералар ОСАГОсы булмаган машиналарны да аулый башлаячак.
Штрафлар күпмегә артачак?
| Хәзер күпме? (сум) | Күпме булачак? (сум) | |
| Саклык каешын такмау | 1000 | 1500 |
| Исерек килеш машина йөртү | 30 000 | 45 000 |
| Тизлек арттыру | 500–5000 | 750–7500 |
| ДАИ инспекторы кушканнан арты туктамаган өчен | 500–800 | 7000–10 000 |
| Түләүле трассадан барган өчен түләмәү | 1500–10 000 | 5000–30 000 |
| Юл билгесе яки юл тамгасы таләбен үтәмәү | 500–5000 | 750–7500 |
| Юл кагыйдәләрен бозганда сәламәтлеккә түбәндәге дәрәҗәдә зыян салган өчен: - җиңелчә - уртача | 2500–5000 10 000–20 000 | 3700–7500 15 000–30 000 |
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез