«Кырлай» Казан паркы юридик хуҗасын алмаштырган

Ике елдан артык элек сүтелгән Казанның "Кырлай" аттракционнар паркы юридик хуҗасын алыштырган, дип хәбәр итә 116.RU.  

Рәсми документларга сылтама ясап, портал элегрәк аттракционнар паркы "Паркинвест" АҖнеке булган, дип яза. Акционерлык җәмгыяте 2024 елның февралендә "яшәүдән" туктый.

Аның урынына шундый ук исемле ООО барлыкка килгән. Элеккеге хуҗалар исемлегеннән генераль директор Владимир Большаков кына калган. Хәзер "Паркинвест" хуҗалары "Архран" коммерцияле булмаган оешмасы (90%) һәм Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы (9,1%).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре