Газетага язылу

Кырым күперенә дошман һөҗүмнәреннән соң Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты

Россия Тикшерү комитеты Украина Кораллы көчләренең Кырым күперенә һөҗүм итү факты буенча җинаять эше ачты. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. Эш теракт турындагы маддә буенча кузгатылган.

16 һәм 17 ноябрьдә Украина Кораллы көчләре пилотсыз очкычлар ярдәмендә Кырым күперенә һөҗүм итте, нәтиҗәдә конструкцияләргә зыян килде. Тикшерүчеләр терактта катнашы булган затларны ачыклый.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре