Кышка «аш» әзерләү ЫСУЛЫ

Суганны турап, пешереп алабыз. Кишерне угычта уабыз һәм яртылаш әзер булганчы пешерәбез. Борычны орлыкларыннан чистартабыз, шакмаклап кисәбез. Помидорларны да эре итеп турыйбыз. Барысын да бергә кушып, ярты сәгать пешерәбез, аннары сарымсак, тоз өстәп, тагын 15 минут тотабыз. Кәстрүлдән алып, банкаларга тутырабыз. Мондый әзер «аш»ны суыткычта сакларга, кирәк чакта кулланырга мөмкин.

Фото: pixabay.com

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Серле сандык киңәш аш

Көн хәбәре